Район башлыгы Фәрит Хөснуллин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

11 октябрьдә без Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне ил табынын баетучылар - игенчеләр, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре котлаулар кабул итә, рәхмәт сүзләре ишетә. Елның нинди килүенә карамастан, алар табыннарыбыз муллыгы өчен тырыш хезмәт куялар, көнне төнгә ялгап, вакыт белән исәпләшмичә эшләп, итен-сөтен, яшелчәсен, башка азык-төлеген җитештерәләр һәм, чыннан да, зур хөрмәт һәм рәхмәт сүзләренә лаеклар.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Районыбыз сезнең хезмәт белән ныгый, сезнең хезмәт белән данлана. Без сезнең үз-үзегезне аямый эшләвегезне күреп сокланабыз, алдыгызда хөрмәт белән баш иябез. Изге эшегез, туган якка тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Барыгызны дә бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле имин тормыш, гаилә бәхете, куанычлы озын гомер телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Нет комментариев