САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Корбан бәйрәме белән котлый

23 сентября 2015, 12:34

639

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Корбан бәйрәме белән котлый

24 сентябрьдә дөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм, халкыбыз- ның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыр- туны гәүдәләндерә. Гасырлар буена сакланып килгән гореф-га- дәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасы- быз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме, ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуга, рухи чисталыкка ирешүгә өнди, мөселманнарны бер- ләштерә. Ул игелеклелек, башкалар хәленә керә белү кебек төшенчәләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итә, кешелеклелеккә, игътибарлы булыр- га өйрәтә. Хөрмәтле райондашлар! Сезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Бәйрәм якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм мул- лык бүләк итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев