САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Гөлфия Мортазинага 50 яшь тулды

28 августа 2015, 08:14

698

0

0

Сарманда Гөлфия Мортазинага 50 яшь тулды

Сарманда гомер кичерүче Мортазина Гөлфия Рево кызына 50 яшь тулды. Яшьтән 1 төркем инвалид булган Гөлфия үзен тәбрикләргә килгән кунакларны сөенеп һәм бик җылы кабул итте. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Нәҗип Миннеголов, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры Альбина Сабирова аңа иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырдылар. Үзе дә өлкән яшьтәге әнисе Мәйсәрә апа аны яшь сабыйны карагандай тәрбияли, аның һәр сүзен аңлап, сабыр гына, көйләп кенә тора. Юбилярны Мәйсәрә апаның сөт заводында бергә эшләгән хезмәттәшләре дә котларга килгәннәр иде, аларның да теләге бер булды - ана белән балага исәнлек-саулык, сабырлык, бер-берсенә терәк булып, матур гомер кичерсеннәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев