САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саклаубашта Мизхәт абый Хәлиловка 90 яшь тулды

25 августа 2015, 13:01

846

0

0

Саклаубашта Мизхәт абый Хәлиловка 90 яшь тулды

Саклаубаш авылының хөрмәтле ветераны - Хәлилов Мизхәт Хәкимулла улына 90 яшь тулды. Дәһшәтле сугыш утын кичкән ветеран бүгенге көндә тыныч, мул тормышта яшәвенә сөенеп бетә алмый.

1943 елның 1 февралендә сугышка алалар аны. Айга якын - 24 тәүлек поездда товар төягән вагонда Монголиягә кадәр баралар. Шуннан Япония чиге Уланцирян дигән җирдә 175 нче артиллерия пунктында артиллерист булып хезмәт итә, соңрак япон сугышына җибәрәләр. Җиңү хәбәрен постта торганда ишетә. Сугыш беткәч, аларны кире торган җирләренә - Монголиягә кайтаралар. Анда 1948 елга кадәр хезмәт итә. Мизхәт абый - 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Туган авылына кайткач, ветфельдшер, «Тукай» совхозында кладовщик булып эшли, бригадирлыктан лаеклы ялга чыга. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип, нәкъ менә Мизхәт абый кебекләр турында әйтәләрдер. Белмәгән эше юк аның. Тимерчелек - аларның нәсел һөнәре. "Сөннәтче бабай", диләр аның хакында Саклаубашта. Андый осталыкка да ия ул.

Уллары һәм кызларына (6 баласының берсе - вафат) - хөрмәтле әткәй, 12 онык, 15 оныкчыкка кадерле бабай булып гомер кичерә ул. Тормыш иптәше генә вафат. Бүгенге көндә танылган җырчы Гөлдания Хәйруллинаның әнисе Фәния апа белән ялгызлыкны җиңеп, тигез картлык кичерәләр, балалар-оныклар шатлыгын уртак итеп яшиләр.

Яшәгән йортлары авыл башында ук нур чәчеп, үзләре кебек елмаеп каршы ала. Юбилей шатлыгын уртаклашырга килгән район кунакларына да сөенделәр алар. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләкләрен ихластан кабул иттеләр.

"Озак яшәвенең сере шунда: тәмәке тартмады, бер минут та эшсез тормый ул. Барыбызга да - олы киңәшче, зур терәк. Әле бик күп юбилейларны бергә каршы алырга язсын", - диде аның хакында авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев