Сарманда Әминә апа Сәитовага 90 яшь тулды

Бүген Сарман авылында яшәүче Сәитова Әминә Әхмәтлатыйп кызына 90 яшь тулды. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин, "Сарман мәгълүмат мөхәррият үзәге" директоры Альбина Сабирова килделәр. Алар Әминә апаны юбилее белән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Юбилярны котларга Казахстанның Алма-Ата шәһәреннән бертуган сеңлесе Мәдинә апа кызы белән кайттылар, бәйрәмдә шулай ук Әминә апаның кызы Венера апа оныгы белән булдылар. Алар шулай ук иң матур теләкләрен әйттеләр.
Әминә апа, РайПо системасында эшләп, пенсиягә чыккан. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, дәүләт аңа шул рәвешле фатир биргән. Тормыш иптәше шулай ук сугыш ветераны булган.
Нет комментариев