САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Өчөйле Саклауда Миңнегөлсинә Фәхразыевага 90 яшь тулды

02 июля 2015, 13:30

815

0

0

Өчөйле Саклауда Миңнегөлсинә Фәхразыевага 90 яшь тулды

Өчөйле Саклау авылында гомер кичерүче Фәхразыева Миңнегөлсинә Әмирҗан кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев котладылар. Фәрит Мөнәвирович Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырып, иң матур теләкләрен җиткерде. "Озак яшәүнең сере нәрсәдә?" - дип кызыксынгач:

- Хәрәкәттә булуда. Яткан таш мүкләнә ул, - дип җавап бирде юбиляр әбиебез.

Сарман районы "Тукай" совхозында кладовщица булып эшләп лаеклы ялга чыккан ул. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә улы Альберт тәрбиясендә гоме кичерә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев