САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин Россия көне белән котлый

11 июня 2015, 12:01

685

0

0

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин Россия көне белән котлый

12 июньдә без ил тарихындагы мөһим датаны - Россия көнен билгеләп үтәбез. Россиянең мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ител- гән әлеге көн илебез дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнешен чагылдыра, гомуммилли бердәмлек символы булып тора. Безне, кайда гына туып, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр кешенең уңышыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә. Сарманлылар моны яхшы аңлап, уртак уңышка үз өлешләрен кертәләр, районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Район - республикада, ә Татарстан Россиядә лаеклы үз урынын алып тора. Без моның белән ихлас горурланабыз. Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Россия көне белән тәбрик итәм. Сезгә хезмәтегездә, тормышыгызда уңышлар, гаилә бәхете, иминлек телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев