Сарманда яшәүче Шәкурова Рүзилә Рәҗәп кызының 5 июньдә - ту- ган көне, 25 яшьлек юбилее. Кадерле сеңлем! Сине туган кө- нең белән котлыйбыз. Кеше тормышын үзе бизи, бәхетен үзе тудыра. Киң күңелле, гадел, туры сүзле, максатчан булуың, тырышлыгың, сабыр- лыгың безне сокландыра. Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, тормыш иптәшең Нияз белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын.
Без - туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә. Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бер-беребезгә терәк, кирәк булып,
Яшәүләргә җирдә ни җитә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән, абыең Руслан-Лилия, Ангелина.
Нет комментариев