САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каташ Караннан Тимергалина Миннефәнияне балалары һәм оныклары юбилее белән котлыйлар

04 июня 2015, 07:05

682

0

0

Каташ Караннан Тимергалина Миннефәнияне  балалары һәм оныклары юбилее белән котлыйлар

Каташ Каран авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез, әбиебез Тимергалина Миннефәния Ислам кызының 5 июньдә - 75 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Гомер мизгелеңнең матур бәйрәме көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык- лы, гомерең озын һәм бәхетле булсын. Яшәү гомереңдә күпме авырлыклар кичердең, сынмадың-сыгылмадың. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерлеләрдән-кадерле син, әниебез, әбиебез. Алдагы көн- нәреңдә дә бергә-бергә аралашып, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, тынычлыкта озак еллар яшәргә язсын.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл

Синең белән туган йорт ямьле.

Чәчләреңә, әни, чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, әни, авырмыйча,

Син бит әле безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, балаларың, оныкларың, киленең исеменнән, улың Фидаил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев