САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман егетләре дә Хәрби машина йөртүчеләр көнен билгеләп үтәләр

29 мая 2015, 05:22

710

0

0

Сарман егетләре дә Хәрби машина йөртүчеләр көнен билгеләп үтәләр

Чураш авылы егете Хәйруллин Вәсил Вәсим улы Приморский краеның Уссурийск шәһәрендә хезмәт итә. Райондашыбызның озакламый кайтыр вакыты да җитә икән. "Алла боерса, июль башларына көтәбез. Билеты алынган, исән-имин кайта күрсен", - ди әнисе Зөлфия ханым. Вәсил, Нөркәй мәктәбен тәмамлагач, Кама автомеханик техникумында укый. Үзе теләп, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә китә. "Әти дә, абый Ышанычлы ил сакчысы да хезмәт иткәннәр, мин дә барам", - дип, конкрет куя егет.

Шушы көннәрдә Вәсил хезмәт иткән 11388 нче хәрби часть командирыннан әнисе исеменә Рәхмәт хаты килгән. Анда түбәндәге юллар бар: "Зур канәгатьләнү хисе белән улыгыз Вәсилнең, хәрби антына тугры калып, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәве турында хәбәр итәбез. Частьнең шәхси составы белән бергә аның уңышларына куанабыз һәм, шундый ышанычлы ил сакчысы тәрбияләвегез өчен, Сезгә эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез улыгыз белән чиксез горурлана аласыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телибез".

Вәсил автомобильчеләр батальонында шофер буларак хезмәт итә. 29 майда аларның бәйрәмнәре - хәрби машина йөртүче көне. Бу - тарихи гореф-гадәтләргә, Рәсәебез потенциалын ныгытуда һәм үстерүдә зур өлеш керткән хәрби автомобильчеләребезгә дан җырлау көне. Без якташ егетебезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз, рух ныклыгы, тазалык-саулык, уңышлар телибез. Безнең теләкләргә әнисе Зөлфия ханым да кушыла.

Әйе, районыбыз егетләре сынатмыйлар. Алардан менә шундый куанычлы хәбәрләр, мактау сүзләре киләчәктә дә килеп торсын.

Альбина САБИРОВА

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев