САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсим Шәрәфетдиновны якыннары 55 яшьлек юбилее белән котлыйлар

28 мая 2015, 11:40

925

0

0

 Рәсим  Шәрәфетдиновны якыннары 55 яшьлек юбилее белән котлыйлар

Рангазар авылында туып, Сарманда гомер итүче якын кешебез - кадерле әтиебез, бабабыз Рәсим Фаиз улы Шәрәфетдиновның 28 майда - 55 яшь тулган көне.

Хөрмәтле әтиебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Без - ике балаңа син һәрвакыт олы терәк, зур киңәшче дә, төпле фикерләрең белән ярдәмче дә булдың. Аллага шөкер, бүген һәрберебезнең үз тормышы, үзяшәр йорты бар, ләкин туган йортыбыз җылысын һәрчак тоеп яшибез. Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үстек. Шуңа күрә җайчыккан саен, туган йортыбызга кайтырга ашыгабыз. Синдәй кешелекле, бала җанлы, туганчыл, мәрхәмәтле, юмарт күңелле әтиебез белән без бик бәхетле. Сиңа саулыксәламәтлек, онык-оныкчыкларыңа сөенеп, безне сөендереп, әниебез белән йортыбызны ямьләп, тигезлектә, җан тынычлыгы белән бик озак яшәргә язсын, ярабби, бер Ходаем.

Гомер буе без дип яшәдең син,

Без дип типте һәрчак йөрәгең.

Без дип яндың, без дип борчылдың син,

Безгә изге юллар теләдең.

Иң изге теләкләр белән, Рәзил- Дилә, Айгөл-Ленар, оныкларың Самат, Самина, Мәдинә. Бу теләкләргә әниебез Фәһимә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев