“Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге”директоры Альбина Сабирова журналистларны бәйрәмнәре белән котлый

19 майда без Татарстан журналистларының һөнәри бәйрәмен - Республика матбугаты көнен билгеләп үтәбез.
Илдә нинди генә үзгәрешләр булмасын, алар матбугатта чагыла, җирле басмалар тормышның бар ягын үзвакытында объектив итеп яктыртырга тырыша. Безнең "Сарман" газетасы халыкка иң якын, иң аңлаешлы матбугат чараларының берсе булып тора. Без, хөрмәтле газета укучылар, аны кызыклы да, файдалы да итү өчен бар тырышлыгыбызны куябыз. Урыннардагы яңалыкларны, кызыклы вакыйгаларны газета битләрендә, сайтыбызда яктыртуга сез үзегез дә зур өлеш кертәсез. Без киләчәктә дә тиражларыбыз да кимемәс, хәбәрчеләребез белән элемтәләребез дә ныгый төшәр дигән ышаныч белән эшлибез.
Хезмәттәшләремне, матбугат ветераннарын, хәбәрчеләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, куанычлы имин тормыш, бәрәкәтле гомер телим.
Нет комментариев