Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин Татарстан Матбугаты көне белән котлый

Хөрмәтле журналистлар, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре, кадерле журналистика ветераннары! Сезне Татарстан Матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сарман халкы сезнең ярдәм белән районда барган вакыйгалар турында актуаль һәм тулы мәгълүмат ала. Газета журналистлары вакыйгаларны дөрес һәм күпкырлы итеп яктырта. Сез районның хакимият органнары белән дә тыгыз элемтәдә торасыз, газета халык белән ике араны тоташтыручы үзенчәлекле күпер ролен үти, районның эзлекле үсешенең нигезе булып тора. "Сарман" газетасының сайты да бай, аның аша читтә яшәүче якташларыбыз да район яңалыклары, матур эшләребез белән таныша. Сезне Матбугат көне белән котлап, хезмәтегезгә җаваплы каравыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Каләмегез киләчәктә дә игелеккә хезмәт итсен, райондашларны матур эшләргә рухландырсын, рухи кыйммәтләрне баетуга китерсен. Сезгә сәламәтлек, күңел байлыгы, бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия телим.
Нет комментариев