САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәфкатьлерәк булыйк, кешеләр!

25 января 2012, 13:09

1065

0

0

Шәфкатьлерәк булыйк,  кешеләр!

Үткән ел район балалар китапханәсе каршында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен «Белый журавлик надежды»-«Ак торна өмете» дигән клуб оештырылган иде. Узган җомгада Сарман сәнгать мәктәбендә әлеге клубка йөрүче балаларның очрашуы үткәрелде.
Ул район балалар китапханәсе коллективы тырышлыгы белән әзерләнгән әдәби-музыкаль кичә рәвешендә уздырылды. Кичәнең исеме үк үзенә җәлеп итәрлек иде: «Шәфкать һәр заманга кирәк, шәфкатьлерәк булыйк, кешеләр!»
Очрашу район балалар китапханәсе мөдире С.Сәетгәрәеваның халкыбыз җәүһәрләренең матур үрнәге - шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек иң изге сыйфатларга дан җырлаучы «Өч кыз» әкиятен сөйләве белән башланып китте. Соңыннан алып баручылар - балалар китапханәсе хезмәткәрләре Эльза Кәримова һәм Алсу Нариманова сүзне балаларга бирделәр. Сарман гимназиясенең Алсу Нәфыйкова җитәкчелегендә 4 А классы укучыларының чыгышлары очрашуга олы ямь өстәде. Көчле рухлы, тормышны яратуы белән күпләргә үрнәк булырлык Раушан Солтанов, үзе шигырьләр язучы Булат Минһаҗев (рәсемдә) башкаруындагы шигырьләрне һәркем яратып тыңлады. Алинә Латыйпова, Фирүзә Нуриева (рәсемдә), укучыларның күмәк «Ковбой» биюләре, Чулпан Ситдыйкова, Фирүзә Нуриеваның җырлары алкышларга күмелде. Китапханә хезмәткәре Раилә Гыйләҗева башкаруында яңгыраган «Кешеләрдән гел яхшылык эзлим» шигыре дә очрашуның эчтәлегенә аваздаш иде.
Соңыннан очрашуны оештыручылар һәр балага бүләкләр тараттылар. Аларны «Җәлилнефть» идарәсе җитәкчесе Малик Каюмов, «Сарман-ит» җитештерү комбинаты җитәкчесе Илдар Зәйнуллин, шәхси эшмәкәрләр Ленар Халиков, Ганҗә Газизова, Резидә Нәфыйкованың зур матди ярдәмнәре белән әзерләнгән. Мәдәният бүлеге мөдире Гөлназ Латыйпова аларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга матур бәйрәм оештыручыларга, чыгышлары белән балаларны сөендергән Сарман гимназиясе укучыларына рәхмәт белдерде, уңышлар, иминлек теләде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев