САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәлилдә Бөек Ватан сугышы ветераны Геннадий Мартьяновка 90 яшь тулды

02 февраля 2015, 15:11

718

0

0

Җәлилдә Бөек Ватан сугышы ветераны Геннадий Мартьяновка 90 яшь тулды

Җәлил бистәсендә яшәүче Мартьянов Генадий Николаевичка бүген 90 яшь тулды. Ул - Бөек Ватан сугышы инвалиды. Ерак Көнчыгыш фронтында хезмәт иткән, яраланып госпитальдә ятканнан соң, туган якларына кайтып, эшкә урнаша. Төрле урау юллар аша язмыш җилләре аны безнең якларга китерә. Тормыш иптәше Пелагея Поликарповна белән алар Җәлил бистәсендә яшиләр. Сәламәтлеге бераз какшап китү сәбәпле, хастаханәгә, үзе әйтмешли, "ремонт"ка килгән. Юбилее уңаеннан шунда барып котларга туры килде. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, бүләкләде. Россия Президентының Котлау хатын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Бистә җирлеге башлыгы Ирек Вафин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, үзәк хастаханә баш табибы Ирек Билалов, хәрби комиссар Дашгын Гасанов та истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр алып килгәннәр иде. Яше барса да, бирешергә ашыкмый әле юбиляр. Хәтере дә яхшы, озын-озын шигырьләрне дә, бер ялгышмый, яттан сөйләп, кунакларны шаккаттырды ул.
Ветеран турындагы тулырак язманы газетабыз битләреннән укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев