САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Ләшәү авылында яшәүче Мөнәвәрә апага 90 яшь тулды

08 октября 2014, 09:57

692

0

0

Түбән Ләшәү авылында яшәүче Мөнәвәрә апага 90 яшь тулды

Бүген Түбән Ләшәү авылында яшәүче Гайнуллина Мөнәвәрә Фәттах кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Нәфис Закировның бүләген тапшырды, Мөнәвәрә апага иң матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны котларга Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Ренат Насыйров та килгән иде. Ул да Мөнәвәрә апага истәлекле бүләк тапшырды, бер гасырлык юбилеен да билгеләп үтүен теләде. Мөнәвәрә апаны якын итеп килгән туганнары, күрше-тирәләре, авылдашлары да аны олы бәйрәме белән тәбрикләделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар.

Бу хактагы тулырак язманы газетаның 15 нче октябрь санында укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев