Илексазда яшәүче Шәрипҗан Әхмәтҗановка 90 яшь тула
Илексаз авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы өчен 22 июнь гадәти генә көн түгел. Моннан нәкъ 73 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана һәм 1942 елда унсигезенче яшь белән киткән егетне армиягә алалар, Ленинградка җибәрәләр. Ленинград блокадасы елларында ул шәһәрне һәм аэродромны фашист илбасарларыннан саклый, блокаданың бөтен авырлыгын кичерә. Ниһаять, 1944 елда утлы боҗра өзелә һәм аларны фин култыгына аэродром төзергә җибәрәләр. 1945 елда сугыш җиле ул хезмәт иткән гаскәрне кабат Ленинградка ташлый. Фашист гаскәрләре җимергән аэродромнарны чистарта-чистарта, Хәрби Һава көчләренең Кызыл Байраклы Балтика флоты 9 нчы аерым аэродром-инженерлык батальоны дошманның оясына ук барып җитә, Кенигсбергны алуда катнаша.
- Бөек Җиңү бәйрәмен Германиянең диңгез янында урнашкан шәһәрчегендәге аэродромда каршы алдым. Шатлыгыбызның чиге булмады, - дип искә ала ветеран.
Тик әле сугыш беткәч тә, аңа бу илдә ике ел хезмәт итәргә туры килә - Германияне анда-санда сакланып калган дошманнардан саклый. Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков, "Хәрби казанышлар өчен", "Ленинград оборонасы өчен" медальләре һәм башкалар белән бүләкләнә. Тыныч хезмәттә дә сынатмый. Күмәк хуҗалыкта куйган тырыш хезмәте югары бәяләнә - "Күпьеллык намуслы хезмәт өчен", "Хезмәттәге аерымлык өчен" медальләренә лаек була. Тормыш иптәше Миңненур апа белән биш бала үстерә. Бүгенге көндә аларның ун оныклары һәм ун оныкчыклары бар.
Ә 22 июньдә Шәрипҗан абыйга 90 яшь тула. Аны олы юбилее белән район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.
Нет комментариев