САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Поздравления

Ринат Насыйров, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы

30 декабря 2011, 04:37

1032

0

0

Ринат Насыйров, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы

Ринат Насыйров, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы:
- Хөрмәтле авылдашларымны, бөтен район халкын, район җитәкчеләрен көтеп алган бәйрәмебез белән котлыйм. Ул барыбызга да иминлек, мул табыннар алып килсен, Аждаһа елы булса да, явыз, усал булмасын.
Узган ел безнең өчен күңелле, эшлекле вакыйгаларга бай булды. Юллар рәтләү, су линияләре уздыру, социаль объектларны төзекләндерү, элемтә чараларын яңарту эшләре оешкан төстә барды. Ләшәү Тамак халкы Яңа елны яңа клубта каршылый. Бу мәдәният учагы халыкның яратып йөри торган урынына әйләнде. Сарайлыда башнядан линиягә кадәр 300 метрдан артык арада су торбасы алыштырылды. Бу эштә Фәнүс абый Шәймөхәммәтов башлап йөрде, авылдашлар ярдәм итте. Бюджет оешмалары эшеннән дә халык канәгать. Барлык танышлар, дусларны үзебездә узачак Чыршы бәйрәмнәренә көтеп калам. Исән-сау булыйк, бәхетле, тату-дус яшик!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев