Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров сарманлыларны Россия көне белән тәбрикләде

Россия көне белән!
1990 елның 12 июнендә Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү Россия тарихында яңа сәхифә ачты. Әлеге вакыйга илдә иҗтимагый-сәяси, икътисади үзгәртеп коруларның, өр-яңа дәүләт төзелүнең башы булды.
Россиялеләр өчен бу көн - азатлык, тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Бу бәйрәм илебез халкына элек-электән хас булган ватанны ярату, милли горурлык, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә. Милли республикалар өчен шунысы да бик әһәмиятле - Декларация һәркемгә лаеклы тормыш, туган телне үстерү һәм туган телдә аралашу, аны дәүләт теле югарылыгына күтәрү мөмкинлеге дә бирде.
Без илебез, республика, туган төбәгебез белән чын күңелдән горурланабыз, Сарманыбызның көннән-көн үсә баруына, республика тарихында лаеклы үз урынын алуына шатланабыз.
Хөрмәтле сарманлылар! Сезне чын күңелдән Россия көне белән тәбрик итәм. Сезгә бар өлкәдә дә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, бәхет телим. Һәркем үз язмышын үзе яза, диләр. Киләчәктә дә Сарман тарихына матур сәхифәләр генә языйк!
Нәфис Закиров, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев