САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләшәү Тамакта Мөнәздәһә апага 90 яшь тулды

22 мая 2014, 11:21

694

0

0

Ләшәү Тамакта Мөнәздәһә апага 90 яшь тулды

Ләшәү Тамак авылында яшәүче, бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагында эшләүгә багышлаган, Татарстанның атказанган терлекчесе Мөнәздәһә апа Әхтәмова 22 май көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны тәбрикләргә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев килде. Ул Россия Президенты Владимир Путин котлавын, район хакимиятенең бүләген тапшырды, иң изге теләкләрен ирештерде. Мөнәздәһә апа үзен зурлаганнары өчен Россия, Татарстан Хөкүмәте, район җитәкчеләренә эчкерсез рәхмәтен белдерде. Юбилярны котларга дүрт улы, киленнәре, онык һәм оныкчыклары, туганнары да килгән иде. Мул сыйлы табын артында сөйләшеп сүз бетмәде, хәтирәләр яңарды. Бу хакта тулырак язма - "Сарман" газетасының алдагы саннарында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев