САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Әхмәттә яшәүче Мирзаһит бабайга 90 яшь тулды

24 февраля 2014, 10:21

713

0

0

Яңа Әхмәттә яшәүче Мирзаһит бабайга 90 яшь тулды

22 февральда Яңа Әхмәт авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мирзаһит абый Вәлиевкә 90 яшь тулды. Ветеранны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, Сарман авыл җирлеге башлыгы Ринат Әхмәдуллин килделәр. Ләис Нуртдинов Мирзаһит абый Вәлиевкә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды, иң изге теләкләрен ирештерде. Бу көнне Мирзаһит абыйның балалары, оныклары, туганнары да иң матур сүзләрен әйттеләр. "Яшәгәнең, булганың өчен рәхмәт сиңа. Әниләр безгә гел сине үрнәк итеп куйды. Төп нигезне таркатмадың. Алга таба да шулай туган нигезнең җылысы сүнмәсен, сүрелмәсен", - диде Мирзаһит абыйның бертуган сеңлесенең улы Зөфәр абый.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев