Саклаубашта Бибифатыйма әбигә 90 яшь тулды

16 гыйнварда Алга авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Саклаубаш авылында гомер кичерүче Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызына 90 яшь тулды. Ул тракторчылар курсларында укыган, сугыш елларында тракторда эшләгән. Хуҗалыкның беренче хатын-кыз тракторчысы булган. Соңрак, төрле эшләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан.
Бүгенгекөндә Бибифатыйма әби улы Рәшит һәм килене Гөлира тәрбиясендә яши. Аны котларга район җитәкчеләре дә килгән
Нет комментариев