Сарман районы өлкәннәрендә – бәйрәм

Бүген - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров районыбыз өлкәннәренә котлау юллады. Анда: "Хөрмәтле ветераннар, Сез бай тормыш тәҗрибәсен яшь буынга күрсәтеп, әле һаман да актив тормыш алып барасыз...
Күп еллык тырыш хезмәтегез, түзем һәм зирәк булуыгыз, тормыштан мәгънә табып яшәвегез өчен район җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт җиткерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек телим. Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә язсын! Бәйрәмегез котлы булсын!" - дигән сүзләр бар иде.
Безнең редакция муниципаль район башлыгы котлауларына кушыла. Бәйрәм белән!
Нет комментариев