САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тарлау авылында яшәүче Гөлмәрьям әбигә 90 яшь тулды

23 сентября 2013, 10:58

651

0

0

Тарлау авылында яшәүче Гөлмәрьям әбигә 90 яшь тулды

Петровка Завод авыл җирлегендә олы юбилейлар билгеләп үтү матур традициягә әверелеп бара. Күптән түгел бүгенге көндә Тарлау авылында яшәүче Сахапова Гөлмәрьям әби 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Юбилярны котларга район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, туганнары һәм мәдәният хезмәткәрләре килде.

Гөлмәрьям әби гомере буе күмәк хуҗалыкта төрле эштә эшләгән. "Бүгенге көндә барлык өй эшләрен эшли, соңгы арада гына бәйләү эшен туктатты", - ди үзе белән яшәүче кызы Сәрия. Авыл халкы да Гөлмәрьям әби турында бик яхшы фикердә. Дөнья, район яңалыкларын телевизор һәм "Сарман" газетасы аша белеп тора.

Без Гөлмәрьям әбигә сәламәтлек, балаларының, оныкларының куанычын күреп, тыныч картлыкта яшәвен телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев