Илексазда яшәүче Мөхәссәнә Рәхимовага 80 яшь тулды

Илексазда яшәүче Мөхәссәнә hәм Әзhәр Рәхимовлар гаиләсе - авылда иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Алар 56 ел тигез гомер кичерәләр. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, мал-туар асрыйлар, авылда үз хуҗалыкларыннан күпләп сөт тапшыручылар арасында да алар - иң өлкәннәре. Шушы көннәрдә Мөхәссәнә Газизҗан кызына 80 яшь тулды. Әлеге истәлекле дата белән аны авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов тәбрикләде.
Нет комментариев