95 яшең белән, Мәрьямҗамал апа!
3 нче июнь көнне Баткак авылында яшәүче Корбанова Мәрьямҗамал Заһидулла кызына 95 яшь тулды. Анны олы юбилее белән район хакимияте, социаль яклау идарәсе, авыл җирлеге вәкилләре, авылдашлары тәбрикләделәр, Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Бу хактагы тулырак мәгълүматны газетаның киләсе санында укый аласыз.
Нет комментариев