САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

90 нчы язы ветеранның

04 апреля 2013, 06:58

726

0

0

90 нчы язы ветеранның

Гармунчы гына түгел, сугыш һәм хезмәт ветераны да әле ул Сарманда яшәүче Хәлимов Мизхәт Хәлим улы.
10 нчы мартта Мизхәт агага 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гөл-фирә Сәляхова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин, район халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Гөлшат Салихова тәбрикләделәр, РФ Президентының Котлау хатын җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Әтисе Хәлим абый, аңа биш яшь булганда, кинәт вафат була. Гаиләдәге дүрт баланың иң олысы - җиде яшьлек, иң кечесе өч айлык булып кала. Замана авырлыгы да үзенекен итә. Мизхәт мәктәптә укыганда ук, каникул вакытларында коммуналь хуҗалыкта эшли, ял паркындагы агачларга су сибә, Минзәлә елгасы буена урнашкан коммуналь мунчага утын ташый, кирпеч чыгара. Иртәнге 6 дан кичке караңгыга кадәр эшләгән өчен көненә 6 сум түлиләр. Ә урак вакытларында әнисенә көлтә бәйләшә. Мәктәпне тәмамлагач, басуга икмәк ташый. Биредә озак эшләргә туры килми, аны ронога чакыртып алалар: урта белем ул елларда - бик кадерле. Егетне Янурыс мәктәбенә Конституция, немец теле, сызым укытучысы итеп билгелиләр, рәсем, физкультураны да өстиләр. Тик җәйге каникулга кайтуга ук, сугыш башлана. Хәзерге "Бүләк" кибете артындагы бай йортына урнашкан була хәрби комиссариат ул елларда. Аннан таралган ыгы-зыгы, елау-сыкрау тавышлары Мизхәтләр өенә дә ишетелеп тора. Көннәрдән беркөнне укытучы Нурулла Шәрифуллин белән аңа да чират җитә. Әмма ул елларда урта белемле егетләрне кая эләкте шунда җибәрмиләр, январь аенда политучилищега керәчәксез дип, кире өйләренә кайтаралар. Тик Казанга кабат килгәч, политучилище булмаячагын хәбәр итәләр.
Алар килеп төшкән Биектау басулары сугыш кырын хәтерләтә. Басу тулы - танкка каршы корылмалар, танк макетлары. Яшәү урыны - землянка. Сугышчылардан танкларны юк итә торган рота төзиләр, дошман танкына һөҗүм итәргә өйрәтәләр. Билләренә шартлаткыч матдәле шешәләр бәйләп, "дошман"га һөҗүмгә баралар. Аны корал белән ала алмыйсың икән, танк астына кереп ятарга, танк белән бергә үзеңне дә шартлатырга тиеш буласың. Иртәнге биштән төнге унбергә кадәр билдән кар ерып йөрүләр, такы-токы ашау, төне буе каравыл торулар үзәкләренә үтә. Шуңа күрә, сугышка җибәрәләр, дигән хәбәрне сөенеп кабул итәләр, анда, һичьюгы, туйганчы ашарлык мөмкинлек бер булмаса, бер була.
Тәүлекләр буе бара торгач, аларны Тула өлкәсенең карга күмелеп утырган бер авылы янында вагоннардан төшерәләр. Совет тылына төшкән дошман десантларын эзләргә тиеш булалар алар. Бер айлап биредә булганнан соң, сугышның үзенә җибәрәләр. Поезддан төшүгә, көндезләрен яшеренеп торып, төннәрен чаңгыда алгы сызыкка таба хәрәкәт итәләр. Баш очыннан әледән-әле немецларның разведка самолетлары очып үтә. Инде фронт сызыгы да янәшәдә генә, диләр. Ә беркөнне иртән ату тавышына уяналар. Немецлар безнекеләрне чалгы белән кыргандай кыралар. Безнең артиллерия ут ачкач, һавага аларның бомбардировщиклары күтәрелә. 1 нче эшелон белән сугышка кереп киткән Нурулла абыйның кулы яралана. Сәях-Аланда немец теле укыткан Миннехановның төптән аягы өзелеп, сугыш кырында һәлак була. Тылга үтеп кергән дошман разведкасын юк иткәндә, Сарманнан ук бергә булган Чыршылы авылы егете Зәки Имамов та яралана. Рәхимсез сугышларның берсендә Мизхәт абыйның да кулбашын дошман ярчыгы умырып ала. Аягында йөри алганнарны санчастька үзләрен генә җибәрәләр. Морҗалары гына утырып калган авыллар, әледән-әле бомбалар шартлап торган, җимерек сугыш техникасы тулы кырлар аша шактый юл үтә ул. Болдинодагы госпитальдә култык астына тулган мина ярчыкларын чүплиләр.
Туган ягында фронтовик егетне 18 терәүле төп йорт каршы ала. "Кызыл тукучы" әртилендә кассир-счетовод, производство мөдире булып эшли. Өй юнәтерлек акча эшләп булмасмы дип, Ләкедә шушы әртилнең филиалын ача. Бәхет эзләп, Урта Азия якларында эшләп кайта. Гомер буе җаваплы хезмәтләр башкара. Район авыл хуҗалыгы бүлегендә колхоз учеты буенча инструктор-бухгалтер, райпланда 10 ел - өлкән экономист, авыл хуҗалыгы идарәсендә шулай ук өлкән экономист булып эшли. Машина-счет станциясендә эшне башлап җибәрә, колхозчыларга пенсия бирү турында закон чыккач, район финанс бүлегенә инспектор итеп чакыралар. Соңрак дәүләт доходлары буенча өлкән инспектор итеп күчерәләр, өлкән контролер-ревизор булып эшли. Пенсиягә чыккач та, ун елдан артык "Госстрах"та хезмәт куя. Ә аннан соң - базар экономикасы, кризис. Сату-алу эшендә балаларына зур терәк була.
Тормыш иптәше Бәдерлеҗинан апа белән өч бала үстерәләр. Оныкларын да күз уңыннан ычкындырмый Мизхәт абый. Болганчык елларда Казанда җинаятьчел төркемнәр баш калкыткач, яшүсмер оныгын үз янына ала. Егет бабасы йөзенә кызыллык китермичә, әйбәт кенә укып чыга, тәрбиялелеге белән сөендерә.
Ветеран бүген дә тормыш ваклыкларына бирешми. Ул һаман да көләч йөзле, төпле фикерле, үткен зиһенле. Балаларын, оныкларын каршы ала, озата, буш вакытларында кулына бер-бер артлы гармуннарын ала, төрле конкурсларда катнаша. "Ока" машинасында барасы җиренә дә барып кайта. Бу көннәрдә әле өлкәннәр арасында оештырылган "Балкыш" фестиваленең Әлмәт зонасында үткәреләчәк бәйгегә катнашырга җыенып йөргән көннәре.
Ветеран әледән-әле дәһшәтле сугыш елларын, ут эчендә ятып калган сугышчан дусларын искә төшерә һәм хәтер тормышка карата булган мәхәббәт, кадер хисен тагы да арттыра.
РӘСЕМДӘ: Мизхәт абый (уртада) кызы Гөлсинә ханым (сулдан беренче), Г.Сәляхова һәм Р.Әхмә-дуллин белән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев