САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җиңүчеләр билгеле

21 марта 2013, 06:03

793

0

0

Җиңүчеләр билгеле

Гәҗитебезнең укучыларга вакытында барып җитүендә, аңа күбрәк кешене яздыруда хат ташучыларыбызның хезмәте бик зур. Гәҗитнең 30 нчы ноябрь көнне чыккан санында без почта хезмәткәрләре арасында конкурс уздыруыбыз турында игълан иткән идек.
Конкурска нәтиҗә ясап, 2013 елның беренче яртыеллыгына "Сарман"га иң күп язылуны тәэмин иткән (процент нисбәтендә) хат ташучыларны котлап кайту нияте белән, без юлга чыктык. Беренче тукталышыбыз Мортыштамак авылында булды. 61 процент җыеп, беренче урынны яулаган Ләйсирә Гыйләҗева безне ачык йөз белән каршы алды. Редакторыбыз Альбина Сабирова аңа Рәхмәт хаты һәм "Электроника" кибетеннән 1000 сумлык сертификат тапшырды. "Почта бүлегендә мин 2004 нче елдан эшлим. Эшли башлаганда, бу һөнәрнең серләрен Альмира апа Латыйпова өйрәтте. Хәзерге вакытта Дания Шәйхразиева белән эшлим. Ул һәр эшне төгәл, җиренә җиткереп башкара. Бездә "Сарман" гәҗитен һәрбер йорт ала. Товар, подписка планын үтәүдә пенсия алырга килгән әбиләр булыша", - ди ул үзе.
Икенче урынны 54 процент белән Колмәт авылы хат ташучысы Дания Шәйхразиева яулады. Без килгәндә дә, ул гәҗит тарату белән мәшгуль иде. Аңа да Рәхмәт хаты һәм "Электроника" кибетеннән 800 сумлык сертификат тапшырылды. "Мин почта бүлегенә 2005 нче елда эшкә кердем. Эшем ошый, үземнең территориядә 50 йортка хезмәт күрсәтәм. "Сарман" гәҗите килгәнен көтеп алалар. Ләйсирә апа белән бик рәхәт итеп эшлибез", - диде Дания Шәйхразиева.
Шуннан соң без 52 процент җыеп, өченче урынны алган Янурыс авылы хат ташучысы Нәфисә Миңнехуҗина янына юл тоттык. Аңа 500 сумлык сертификат тапшырылды. "1987 нче елдан бирле эшлим. Башка оешмаларда да эшләргә тәкъдим иткәннәр иде, монда калдым. Яратып эшлим. Авыл халкы да ачык, "Сарман" гәҗитенә дә бик теләп язылалар", - диде безнең белән сөйләшкәндә Нәфи-сә апа.
"Сарман"ны шулай ук күп укучылар Рангазар, Сарысаз Тәкермән, Рантамак, Әлмәт, Урта Кәшер һәм Каташ Каран авылларында яшиләр. Куҗак, Шыгай, Яхшы Каран, Түбән Ләшәү һәм Тарлау авылларында, кызганычка каршы, безнең гәҗитне укучылар саны азрак. Икенче яртыеллыкка һәм киләчәктә аларның күп булуына ышанабыз. Ә почта хезмәткәрләре белән алга таба да шулай матур, бердәм итеп эшләргә язсын, дигән теләктә калабыз.
Автор фотолары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев