Роза апа – ел хатын-кызы

Өлкәннәребез өчен төрле чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде. Алар өчен республика күләмендә конкурслар, бәйгеләр һәм башка чаралар уздырыла, аларда районыбыз өлкәннәре дә актив катнаша. "Ел хатын-кызы" презентация-конкурсы - шундыйларның берсе. "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасының жюри карары белән Шәрләрәмә авылы ветераннар советы рәисе Шәйгарданова Роза Хәким кызы әлеге конкурсның "Өченче буын героинясы" номинацисендә җиңүче булды һәм аңа кыйммәтле бүләк тапшырылды.
РӘСЕМДӘ: Роза апа оныгы Эльвина белән.
Нет комментариев