САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Язлар белән килгәнсең син

01 марта 2013, 05:02

753

0

0

Язлар белән килгәнсең син

Кешенең бормалы гомер юлларында шундый тукталышлар була. Үткән юлыңа әйләнеп карап, бераз хәл алыр өчен, алга таба барырга көч туплар өчен кирәк ул тукталышлар. Эш эшләгәндәге кебек: эшлисең, эшлисең дә, бил турайтып, эшләгән җиреңә борылып карыйсың - матур булганмы, янәсе. Әгәр тормышның шундый тукталышлары булмаса, гомер аргамагың туктап калганчы чабар да чабар идең. Ләкин Ходай адәм балаларына кылган гамәлләргә нәтиҗә ясар өчен зиһен, акыл биргән.
…"Юбилейлар" дип атыйбыз без мондый тукталышларны. Сарманлылар өчен яхшы таныш Әдибә Хакова - 65 яшь тукталышында бүген. Аның гомер йомгагын тәгәрәтеп җибәрсәк…
1948 нче елның 1 нче мартында бу тормышта үз бәхетен, үз урынын даулап беренче авазын салган кызчыкны кочак җәеп каршыламый тормыш. Кырыс мөгамәләдә башлый ул аның белән алыш-бирешне. Күкрәк сөтенең тәмен дә аера алмый калган 15 көнлек сабыйны ана куеныннан тартып ала. Дөньяга күзе дә ачылмаган нарасый әбисе тәрбиясендә кала. Шулай: сөйләшергә тел, атлап китәргә аяк биргәнче тормыш гомерлек көрәш икәнлеген аңлатып куя аңа язмыш. Дөньяга килгәнсең икән, үкенмә, көрәш, җиңүләргә җиңел генә ирешелмәс.
Ятимә, дип тормый, гомер уза. Яшьтәшләре белән бергә шприцлар күтәреп йөри, кәгазь, чүпрәктән төреп ясалган курчакларын дәвалый, укол кадый. Янурыс җидееллык мәктәбен тәмамлагач, балачак хыялларын тормышка ашыру максаты белән, Алабуга медицина училищесына юл тота. Имтиханнарны уңай билгеләренә тапшырса да, конкурс дигәннәреннән уза алмый шул. Ата-аналары итәгенә тагылып килгән балалар арасында биштәр асып юлга чыккан 15 яшьлек үсмер кызны сансынырга теләми язмыш.
Инде нишләргә? Укырга керә алмыйча әйләнеп кайту хурлык саналган ул елларда күңеленә төрле өметсез, ямьсез уйлар килә. Су буйларына төшә. Андый-мондый хәл эшләсәң, әбисе яшәмәячәк. Димәк, кирегә юл юк! Тотарга да, Түбән Камага китеп, пешекче-кондитер булып урнашырга. Яшь кенә булса да, тормышның ачы җилләрендә сабырлыгын, ихтыяр көчен чыныктыра барган кыз үзенең мәгънәлелеге, риясызлыгы белән хезмәттәшләрен яраттыра. Аңа азык-төлек промышленносте буенча укырга китәргә тәкъдим ясыйлар. Ләкин Әдибәнең хыялы бүтән: ул, документларын күтәреп, тагын Алабугага, тагын шул медицина уку йортына килә. Шул көннәрдә игълан басыла: Түбән Камада ачылган фельдшер-акушерлар әзерли торган мәктәп быел беренче абитуриентларын кабул итә икән. Кыз, документларын кире алып, янәдән инде яратып өлгергән яшьләр шәһәренә килә.
1969 нчы еллар була бу балачак хыяллары тормышка ашып, акушер таныклыгы алып кайткан бәхетле көннәр. Бераз ял итәргә дә, юллама буенча Югары Осланга эшкә китәргә! Менә шундый хыял канатларында тирбәлеп, Сарманнан туган авылы Янурыска кайтырга чыга кыз. Шулчак аның янына җиккән ат килеп туктый. Атта су сөлеге кебек ике егет кайта. Алалар кызны чаналарына. Күңелле сәфәр була бу. Шулай булмаска, монда яшьлек патшалык итә. Мәктәп директоры булганы, итагәтлелек күрсәтеп, тунын салып бирә, өч-дүрт көннән егет кызны бер туганының туена алып китә. Кияү белән кәләшкә яшьләр җыр бүләк итәләр. Хәмит гармунда уйный, Әдибә җырлый. Ул чакта иң популяр "Беренче мәхәббәт" җыры була бу. Ә бер ай тулар-тулмастан үзләре гаилә коралар. Шул 6 нчы март көнне утырган "чана"да Әдибә һаман бара әле.
Тормышның сикәлтәле юллары Сарман-Янурыс арасы гына түгел, "ат"ның да чыгымчылаган, "чана"ның да салулаган чаклары булгандыр. Тик Әдибә нык утыра. Төшеп кала торганнардан түгел ул. Төшереп калдыра алмады Тормыш аны үзенең "чана"сыннан. Чөнки шундый үҗәт, чыдам итеп ул аны үзе тәрбияләде.
Әдибәне Сарманда шат күңелле, ярдәмчел кеше буларак беләләр. Ул гел каядыр ашыга, шул вакыт арасында тиз генә ветераннарның "Асылъяр" ансамбле репетициясенә барып килергә дә вакыт таба. Иренең сәламәтлеген кайгыртып яшәргә дә, үстергән өч улын, алты оныгын тәрбияләшергә дә, киленнәр өчен сердәш-бием булып яшәргә дә аны тормыш үзе өйрәтте шул. Тормышны яратуы да шуңадыр. Тышта яз исе күңелләрне кузгата, әлегә кадәр йокымсырап яткан күзәнәкләрне уята, март кояшы яшәргә чакыра. Йомшак кына ак кар сибәләгән, әмма язның тәүге сулышы сирпелгән көнне дөньяга килгән Әдибә бу тормышны ничек яратмасын…

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев