23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм - кыюлык, каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек символы. Ул безгә әтиләребез һәм бабаларыбызның чиксез батырлыклары турында искәртеп тора. Барлык буыннарны берләштерүче әлеге бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре иң югары мөнбәрләрдән әйтелә. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров та райондашларга тәбрикләү хаты юллаган. «Без илебез тарихындагы батырлык битләре белән чын мәгънәсендә горурланабыз, әтиләребез һәм бабаларыбызның каһарманлыгын беркайчан да онытмыйбыз. Ватан өчен яуда башларын салганнар, илнең данын яклауда, халыкның иминлеген саклауда курку белмәс көрәшкән солдатлар алдында баш иябез. Россия Кораллы көчләренең бүгенге эшләре дә зур ышаныч һәм горурлык хисләре уята, аның данлы традицияләре лаеклы дәвам иттерелә.
Хөрмәтле ветераннар, ир-егетләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә һәм якыннарыгызга иминлек, бәхетле, куанычлы көннәр телим», - диелә анда.
«Татарстан Республикасы хәрби комиссары, үземнең һәм бүлекнең шәхси составы исеменнән сугыш һәм хезмәт, кораллы көчләр ветераннарын, барлык райондашларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.
Халык илгә тугрылыклы хезмәт иткән бөек полководецларның, гади солдатларның тиңдәшсез батырлыкларын исеннән чыгармый. Аларның ныклыгы һәм каһарманлыгы алдында без баш иябез. Бөек Ватан сугышы ветераннарының кыю үрнәге буыннардан буыннарга күчеп сөйләнә. Ил мәнфәгатьләрен региональ каршылыкларда яклаган сугышчыларны, бүген халык иминлеге сагында торучы солдат һәм офицерларны да онытмаячакбыз. Хәрби частьләрнең командирларыннан РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче егетләребез турында мактау сүзләре килеп тору да - безнең өчен бик куанычлы. Ветераннарыбызга яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре дә ирештереп, барчасына исәнлек-саулык, туган илебез бәхете хакына хезмәттә бетмәс көч һәм энергия, имин тормыш телим», - диелә ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Дашгын Гасановның котлау хатында.
Бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен район үзәгендәге «Электроника» кибете коллективы да җиткерә. «23 нче февраль - ил тарихына героик исемнәре язылган сугышчыларны, бүген Ватан иминлеге сагында торучыларны хөрмәтләү бәйрәме. Безнең әтиләребез, бабаларыбыз, абый-энеләребез, ирләребез солдат хезмәте үткән. Барлык райондашларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр юллыйбыз. Тормышларыбыз имин, гаиләләр бәхетле булсын. Көннәребезне шатлык кына бизәсен. Һәммәбезгә тыныч күк астында, бәрәкәтле гомерләр кичерергә язсын», - диелгән коллективның котлау хатында.
Нет комментариев