САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшәү яме

20 февраля 2013, 06:29

770

0

0

Яшәү  яме

Гомер дигәнең искән җил кебек диюләре хак икән: бала чакта шуклыгы белән таң калдырган, үсә төшкәч тырышлыгы белән сокландырган төпчегебез - иң кече энебез Латыйпов Ирек Әхмәтлатыйп улының да 60 яшьлек юбилее сиздерми дә килеп җиткән икән бит.
Без - биш бала районның матур табигатьле, ямь-яшел урман эченә урнашкан Кызыл Ялан авылында туып үстек. Әтиебез Әхмәтлатыйп колхозда бригадир булып эшләде, колхоз рәисе йөген дә тартты, үзендәге тынгысызлык, булдыклылык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларын бездә дә тәрбияләргә тырышты. Без дә кечкенәдән мал карап, көтү көтеп, чөгендер эшкәртеп, бәрәңге бакчасын карап үстек. Әниебез Җәүһәр исә сатучы булып эшләде.
Рус балалары белән аралашып үскәнгәдер, Александровкадагы рус мәктәбендә уку да авыр булды дип әйтмәс идем. Мәктәпне тәмамлагач, һәркайсыбыз хыялы тарткан җиргә укырга, эшкә урнашты. Ул елларда ил буйлап бөек төзелешләр гөрләгән чор иде. Ирек Әлмәт шәһәрендәге төзелеш техникумына укырга керде. Аны тәмамлагач, юллама белән Саратов шәһәрендәге Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтына эшкә китте. Армиядә дә укыган һөнәре буенча хезмәт итте: төзелеш гаскәрләре составында Мәскәүдә йортлар төзеде, өлкән мастер булды.
Әтиебез бушка вакыт үткәрүне, эшсез торуны һич тә өнәми иде. Ирек армиядән кайтып биш көн үтүгә: "Син, малай, эшкә урнашмыйсыңмыни?" - диде. Ирек МСОга производство-техник бүлеккә инженер булып эшкә урнашты. Ул вакытта оешма белән Рәис Миннебаев җитәкчелек итте. Райондагы иң таләпчән, көчле җитәкчеләрнең берсе иде ул. Ирек аның кул астында аз гына эшләү белән прораб дәрәҗәсенә күтәрелде. Авылларда фермалар, мастерскойлар, ындыр табаклары төзеделәр. Оешмада ул җиде ел эшләде. Ул елларда эшләрдәй, тырыш егетләрне юллама белән район эчке эшләр бүлегенә эшкә җибәрү бар иде. Ирек тә Вильям Александров (милиция ветераны) тәкъдиме белән милициягә эшкә урнашты. Экономик җинаятьләр белән көрәш бүлегендә эшләде, тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары, штаб начальнигы вазифаларын башкарды, Питрәч район эчке эшләр бүлеген җитәкләде, отставкага исә подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазифасыннан чыкты. Эшләү дәверендә төрле, шул исәптән югары дәрәҗә бүләкләр алды. "Отличник милиции" күкрәк билгесенә, өч дәрәҗә "За отличную службу в МВД" медаленә, "Хезмәт ветераны" исеменә һәм башка мактаулы исемнәргә лаек булды. Отставкага чыккач та, эштән аерылмады. Нефть тармагында төзелеш эшләре белән шөгыльләнде, биш ел Суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеген җитәкләде, районның өлкән приставы булды. Биредә дә сынатмады. Күп тапкырлар республика Юстиция министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Бүгенге көндә исә ул Сарманда юллар төзү белән шөгыльләнүче җәмгыятьтә җаваплы вазифа башкара. "Эшләргә язсын, яшәүнең яме дә шунда", - ди ул.
Ирек үзенә генә түгел, өйдәгеләргә дә таләпчән. Үзе кебек тынгысыз, Сарманның иң гүзәл кызларыннан берсе Наилә белән гаилә корды. Мулла нәселеннән булган киленебез сабырлыгы, иплелеге белән дә аерылып тора. "Анасына карап, кызын коч", - дигән халкыбыз элек-электән. Вәсимә кодагыебыз 90 нан өстә булса да, бүген дә тынгысыз, гел хәрәкәттә: бакчасын казый, бәрәңгесен утырта. Наилә дә, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Петровка Завод мәктәбендә, һөнәр училищесында, район финанс бүлегендә хезмәт куйды. Үзгәреш җилләре исеп, булдыклылар өчен киң юллар ачылгач, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады - кибет ачты. Аңа абыстай вазифаларын башкарган, күп еллар дини йолаларны үтәгән әниебез Җәүһәр истәлегенә аның исемен куштылар. "Җәүһәр" сәүдә итеп кенә калмый, иганәчелек белән дә шөгыльләнә - районда милли бәйрәмнәрне үткәрүгә, өлкәннәр катнашындагы чараларга үз өлешен кертә.
Ирек Наилә белән өч бала үстерде. Алар нык куллы ата йогынтысы астында тәртипле, тәрбияле булып үстеләр. Иркәгөл "Энергосбыт" җәмгыятендә инженер-техник булып эшли. Илшат - полиция подполковнигы, район эчке эшләр бүлегендә участок уполномоченныйлары бүлеген җитәкли. Илназ исә эшмәкәрлек юлын сайлады, үгезләр үстерә, умарта, атлар асрый, куяннар, сөт кәҗәләре тота, халкыбыз йоласын истә тотып, атлар үрчетергә тели. Инде балаларның да үз гаиләләре бар, алты онык тәгәрәшеп үсә. Бәхетле язмыш юрап, ипле, тәртипле, якыннары, җәмгыять өчен дә игелекле булуларын теләп, аларга Рөстәм, Әминә, Сөләйман, Исламхан, Самира, Тамерлан дип исем куштылар.
"Безнең өйдә тик торучы юк", - ди Наилә киленебез. Чыннан да, тынгысыз энебез оныкларын да кечкенәдән үк хезмәтне яратырга, эшкә өйрәтә, инде үзләре әти-әни булган балаларын да күз уңыннан ычкындырмый.
Ирек без - туганнарына да ярдәмчел, игелекле. Авырлыклар килсә, бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез, бәйрәмнәрдә түгәрәк табын артына җыелабыз. Һәрвакыт нәрсә белән дә булса мәшгуль булуы өстенә энебез якыннары өчен генә түгел, йортына аяк баскан һәркем өчен дә вакыт таба, ярдәм кулын сузарга тырыша. Аның чыршы, нарат, миләш агачлары белән әйләндереп алынган йортыннан кеше өзелми.
Олыгая башлагач, күңел үткәннәргә һаман саен күбрәк йөгерә. Бергәләп балачактан, яшьлек елларыннан әйләнеп киләбез. "Тормышыңнан канәгатьме?" - дип сорыйм Иректән. "32 йортлы гади татар авылы малае җаваплы тармакларда эшләп, суд приставлары хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән, югары дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булган икән, моңа ничек сөенмисең. Минем белән бергә иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләремә, район җитәкчелегенә, барлык Сарман халкына рәхмәтлемен мин", - ди ул.
Без - якыннары энебезне олы юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, йортының һәрвакыт шулай җылы, нурлы булуын, һаман шулай тормышка мәхәббәт белән карап, озын гомер кичерүен телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев