САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нур бөркеп яшә

18 января 2013, 05:32

831

0

0

Нур бөркеп яшә

«Дөнья булгач, була
төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын
авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу
тормыш,
Нык бул , балам,
яшәргә тырыш…»
Үзәкләрне өзеп, бәгырьләрне телеп, Хәния Фәрхи җыр суза. Тик җырда баласы аны -әнисен сабыр булырга чакырып, нык бул, әнием, яшәргә тырыш, түзәргә тырыш, дип эндәшә кебек тоела Зәнирәгә. 2011 нче елның 25 нче апрелендә аның гаиләсендә тормыш, әлеге җырдагыча, туктап калгандай булды. 27 яшендә кызы -күз карасы Ләйсәне якты дөньядан китеп барды. Моннан да зур кайгының булуы мөмкинме әни кеше өчен? Әллә соң хатын-кыз иңнәре күтәрмәс хәсрәтне, сынау өчен, якыннарыңа җибәрәсеңме, Ходаем? Язмыш дигәнең бигрәкләр дә аяусыз…
Зәнирә - Иске Минзәләбаш авылында гомерен балалар укытуга багышлаган Вәлиев Нәбиулла абый белән Гафифә апаның мәхәббәт җимешләре, гаиләдә бишенче бала булып, 1963 нче елның 16 нчы гыйнварында дөньяга килгән. Абыйлары Амур, Адлер, Флерның юанычлары, апасы Фәридәнең сердәшчесе булып үсә кыз. Мәктәп тәмамлый, белем ала, тормыш кора, балалар үстерә, эшли. Кызы Ләйсән һәм улы Рунар белән киләчәккә планнар кора. Тик язмыш син теләгәнчә, син уйлаганча гына булса икән ул!
Булганына канәгать итеп, артыгын өмет итмичә, унтугыз ел гаражлар ширкәтендә хисапчы-кассир, 2005 нче елдан «Чулпан» иминият компаниясенең Җәлил филиалында хисапчы-кассир, 2008 нче елдан шунда ук менеджер булып хезмәт куя. Хезмәттәшләре -олысы-кечесе аның тирәсендә, чөнки кирәк чакта киңәшен бирә, шатлыкларына сөенә, кайгы килгәндә, сабыр булырга чакыра, ярдәмчел, кешелекле, туган җанлыклы. Менә дүрт елга якын 89 яшьлек әнисен тәрбияли. Кайчандыр җир җимертеп эшләгән, пешергән ипиләре, камыр ашлары белән тирә-якта дан казанган Гафифә апа хәзер ишек алларына чыгып йөрерлек түгел, карават яныннан бик ерак китә алмый. Зәнирәнең үзенең дә сәламәтлеге бик шәптән түгел, өч мәртәбә юл һәлакәте кичерүе нәтиҗәседер, мөгаен. Кызы Ләйсәннең кайгысы аны бөтенләй аяктан екты. Якты дөньяны, ире Илдарны, әнисен, энесе Рунарны, туганнарын, дус-ишләрен калдырып, Ходай катына китеп барды. Яз җитүен, карлар эреп, чирәм чыгуын көтте, терелеренә ышанды…
Ә вакыт дигәнең бездән сорап тормый - ага да ага. Гафифә апа һәм Нәбиулла абыйның төпчекләренә - Зәнирә Шириевага 50 яшь тулган. Гыйнвар - ел башы. Ел башы белән күңелләргә яңа өметләр, ышанычлар килә. Кыш аеның салкыннарында туган булсаң да, якыннарыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә көч-куәт өстәлсен. Әле синең алда зур эшләрең -улың Рунарны башлы-күзле итәсең, оныклар сөясең, дусларың, туганнарың белән аралашып яшисең бар. Юбилеең белән котлап, туганнарың, хезмәттәшләрең матур-матур теләкләр җиткергән, кочак-кочак чәчәк бүләк иткәннәрдер һәм алга таба да бүләк итәрләр әле. Син боларга лаек, Зәнирә. Ә миннән сиңа бары бер теләк - саулык телим. Тән сихәтлеге ул - озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы.
Тусаң да син гыйнварда,
Кышкы салкын бер көндә,
Ләкин синнән тирә-юньгә
Һәрчак җылы бөркелә.
Гомерең буе шулай барчабызны җылытып, нур бөркеп яшә, Зәнирәкәй. Күңел яраларыңа саксыз кагылган булсам, зинһар, кичерә күр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев