САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

"Картлыгым бәхетле үтә"

16 января 2013, 07:30

772

0

0

"Картлыгым бәхетле үтә"

Яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса, дип җырлыйлар. "Ә минем өчен картлык көннәремнән дә бәхетлесе юк, - ди Сарман авылында яшәүче, шушы көннәрдә 95 яшен тутырган Икълимә апа Гыйльфанова. - Кызым Гөлүсә белән киявем Әлфис тәрбиясендә оҗмахта яшим".

Газетадан икәнне белгәч, фотога төшәргә кыенсынды: "Эш кырган кеше кебек, күргән-белгәннәр ни әйтер", - ди. Көчкә күндердек.
Заманында юклык-мохтаҗлыктан, авыр эштән башканы белмәгән ул буын вәкилләре читтә - күләгәдә калуга күнеккән шул инде. Аз гына игътибардан да югалып калгандай булалар.
Икълимә апа өлешенә тигән язмыш та кырыкмаса кырык сикәлтәле. Урта Кәшер авылында 9 балалы гаиләдә туып-үскән әбинең үткәннәрен сагынып сөйләрлеге дә юк. Ачлык, ялангачлык. Укырга бик теләсә дә, 3 класстан ары китә алмый. Үзен белә белгәннән бирле эштә ул. Көче җиткәннең барын да башкара, эшнең ниндие белән дә исәпләшеп тормый: көйледә сүсен дә төя, кирпечен дә суга; фермада дуңгызын, сарыгын карый; сугыш чорында тракторда эшли. Алмашы Нәфисә белән көн-төн басу-кырдан кайтып кермиләр. Сукыр лампа яктысында фронт өчен оекбаш, бияләен бәйлиләр, үз авызларыннан өзеп, посылка әзерлиләр. Болар өстенә заемы, салымы... Берьялгызы кызы Гөлүсәне аякка бастыра, кеше итә, олы тормыш юлына чыгара. Төп йортта - әнисе Хәсбиямал белән әтисе Гыйльфан нигезендә гомер кичерә, аларны тәрбияләп соңгы юлга озата. Олыгайгач, үзенә яшәү авырлаша башлагач, кызы Гөлүсә белән кияве Әлфис үз яннарына алып киләләр. Юклык белән үскән, юклык белән көн күргән Икълимә апага бүгенге тормышы күктән төшкән бәхет
кебек. "Кыенлыкларга, кагылуларга әрнеп елаган чакларым күп булды. Шул чагында әнкәй: "Елама, кызым. Олыгайган көннәремдә хәерле тормыш бир, дип Аллаһыдан сора", - ди торган иде. Үзәкләрем өзелеп теләгән теләкләрем кабул булды. Шөкер, картлыгым бәхетле көннәрдә үтә. Инде авырлыклар артта калды, дигәндә, язмыш үземне генә түгел, кызым белән киявемне дә бала хәсрәте җибәреп сынады. Әле дә ярый, оныгыбыз Наил бар. Ул Сарман урта мәктәбенең 9 нчы классында белем ала. Яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә, бик игелекле бала".
Гомеренең алтын көзенә кергән, гел догада булган акъәбинең бар тормышы - шулар. Әлегә үз көчендә, үз аягында. Узган ел авырып, аяклары йөрмәскә әйләнгән. Табибларның уртак тырышлыгы, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән савыгып аякка баскан. Бүген алар табиблар Әнвәр Алексовичка, Илдус Котдусовичка, Айдар Усмановичка, Әнүзә Мөбәрәковнага, Гөлшат Нәкыйфовнага, шәфкать туташы Фәридә Таишевага бик рәхмәтле. Күршеләре Люциягә дә рәхмәт укып туя алмыйлар. Төнге икедә ут алсаң, ни булды, дип, хәл белергә кереп җитә, кулыннан, көченнән килгәнчә ярдәмен күрсәтә, диләр.
Икълимә апа көн дә кулына дисбесен ала, якыннарына, барча бәндәләргә бәрәкәтле гомерләр, ил-көннәребезгә иминлек теләп, догасын кыла. Юбилее уңаеннан үзенә илтифат күрсәткән ил башлыгы В.Путинга, истәлек бүләге җибәргән хакимият башлыгы Н.Закировка, аларның ихлас котлауларын ирештергән район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиевкә, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллинга, халыкны социаль яклау идарәсе белгече Г.Салиховага да изге теләкләрен юллады ул.
Олы кеше - солы төше, диләр. Инде алга таба да шулай күпләргә үрнәк булып, якыннарың янәшәсендә балкып яшәргә язсын, Икълимә апа!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев