САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бергә булыйк

09 января 2013, 05:31

743

0

0

Бергә булыйк

Тагын бер елны тарих кочагына озаттык. Шатлык-сөенечләре, куанычлы мәшәкатьләре янәшәсендә борчылулар да булмый калмагандыр - тормыш шулай корылган. Тик, ни дисәң дә, аның бәхетле мизгелләре ныграк истә кала, алга таба дәртләнебрәк эшләргә этәргеч булып тора. Безнең өчен дә шулай булды ул. Коллектив матбугат өлкәсендәге иң мәртәбәле бүләккә - «Бәллүр каләм»гә ия булды. Моңа сезнең дә өлеш керде, хөрмәтле газета укучылар, хәбәрчеләребез: газетада сездән килгән матур-матур язмаларга да урын бирдек. Ел башыннан исә без барлыгы 1494 хат-хәбәр алдык. Газета, заман белән бергә атлап, көн кадагындагы мәсьәләләрне яктыртуга игътибар бирә, яңа рубрикалар ача. «Мактау тактасы», «Уйдан - гамәлгә», «Киңәш-табыш ярминкәсе», «Сарманда да мәзәк бар» узган елда барлыкка килгәннәренең берничәсе. Быел да без эшебезне шул рухта дәвам итәрбез, сез дә безнең белән элемтәләрне тагын да ныгытырсыз, дип ышанабыз.
Елны «Сарман» газетасы - 3754, рус телендә нәшер ителүче «Новый Сарман» 1067 абунәче белән башлады. Безнең белән булган барлык газета укучыларга рәхмәтлебез. Яңа елда уңышларыбыз мулдан булсын, Елан елы барыбызга да сәламәтлек, шатлык-куанычлар алып килсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев