САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Төкле аягың белән, Яңа ел!

09 января 2013, 05:18

738

0

0

Төкле аягың белән, Яңа ел!

Вакытны ашыктырасы килмәсә дә, ул, котылгысыз, алга чаба. Менә тагын бер елны артта калдырып, яңасына аяк бастык. Бүген инде, шау-гөр килеп, аны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрне тагын бер кат барлыйбыз.
Балалар бакчаларында бәйрәм иртәләре, мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре, маскарадлар, оешма-учреждениеләрдә «корпоративлар»… Ни дисәң дә, Яңа елдан да күңелле бәйрәм юктыр. Яңа ел - алга планнар кору, якты хыяллар чоры да ул. Бәйрәм чараларында да шул уй-теләкләр өстенлек итә. Яңа ел көннәрендә, кышкы «каникулларда» рәхәтләнеп күңел ачарлык мөмкинлекләр бар. Мәдәният йортында «Бетмәгән дөнья…» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән бал-маскарад булды, ял паркында төрле бәйрәм чаралары узды. Яңа ел алдыннан анда район халкын традицион бәйрәм котлавына авыллардан тройкалар, Кыш бабай белән Кар кызы, әкият геройлары килгән иде.
Бәйрәм Кар бабай һәм Иркәбикә чыгышы белән башланды. Алар Кыш бабай белән Кар кызын каршылап йөргән арада кунакларны, район халкын муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров котлады. Ул узып баручы елның район өчен уңышлы булуын әйтеп, иң әһәмиятле вакыйгаларга тукталды, район халкы исеменнән, һәрьяклы ярдәмнәре өчен, республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Алдагы елга планлаштырылган зур эшләрне дә атады Нәфис Абдулкасыймович.
Матур гадәт буенча быел да ял паркын гына түгел, оешма-учреждениеләр территорияләрен дә сыннар шәһәрчекләре әйләндереп алды. Паркта мәһабәт чыршы урнаштырылды. Бу яңа чыршының ясалма материалдан булуын табигатьне саклаудагы тагын бер адым дип кабул итәргә кирәк. 2013 нче елның Татарстанда экология һәм табигатьне саклау елы дип игълан ителүен дә беләбез. Сыннар шәһәрчекләрен ясауга өлеш керткән оешма-учреждениеләрнең җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Кыш бабай белән Кар кызы сарманлыларны котлап, Яңа елны түргә уздырдылар, ә үзләре кунакларга Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр. Бәйрәм үзешчән артистларның чыгышлары белән дәвам итте.
Рәсемнәрдә: Н.Закиров район халкына теләкләрен ирештерә; "Җәлил" агрофирмасының Кәшер бүлекчәсе Кыш бабае да бәйрәмгә тройкада килде; Кар бабай белән Иркәбикә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X