САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа елга – изге ниятләр

28 декабря 2012, 05:42

745

0

0

Яңа елга – изге ниятләр

Лилия Хафизова, район Советының оештыру бүлегенең баш белгече:

- Елны күтәренке күңел, канәгатьлек хисе белән озатабыз. Һәр елда истә калырдай нинди дә булса вакыйга була. Быел улыбыз Илдар 9нчы сыйныфтан соң ике фәннән - «5»легә, берсеннән «4»легә дәүләт йомгаклау имтиханнары тапшырды. Математика буенча КАИда узган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап, зур җиңү белән кайтты. Башка фәннәр буенча да уңышлы эшләре бар. Кызыбыз Алия дә Сарман урта мәктәбенең 7нче сыйныфында «4»кә-«5»кә генә укый. Сарман сәнгать мәктәбенең сынлы-кулланма сәнгать бүлеген тәмамлады, рәсем конкурсларында призлы урыннар ала. Әтиебез Тәлгатьнең 75 яшен билгеләп үттек. Сеңлем Резеданың гаиләсе ишәйде, бәби алып кайттылар. Мәктәпне тәмамлаганга утыз ел булып, классташлар белән очраштык. Ирем Равилгә, читкә йөреп эшләргә кирәк булгач, яңа машина алдык. Киләсе ел - аның юбилей елы, 50 яшен тутыра. Ә мин үзем Елан елында туганмын. Ул елның безнең өчен тагын да уңышлырак булырына ышанам. Барлык райондашларны бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек, озын гомер, тигезлек телим.

Ильмира Шәйдуллина, Җәлил икенче урта мәктәбенең музыка укытучысы:

- Кәбисә елы иҗат иткән җырларымны Сарман радиосы аша халыкка ирештерә алуым белән истәлекле булды. Тыңлаучылар Яхшы Каран авылыннан Әнәс абый Ибәтуллин сүзләренә язылган җырларны аеруча яратып кабул итте. 2013 елда үземнең дискларымны чыгарырга җыенам. Беренчесе әзер, диярлек. Аңа 13 җыр кертелгән. Һәр кеше кебек Яңа елдан мин дә бары тик яхшылыклар гына көтәм. Киләсе ел, Алла бирса, 50 яшьне алып киләчәк. Классташларымның кайберләре инде 50не тутырды. Шул уңайдан әле күптән түгел генә Сарман кызы, үзебезнең мәктәп укытучысы Гүзәл Бариева белән бергәләп "Классташым" дигән җыр да иҗат иттек. Инде алдагы еллар да уңышлы булсын. Ул һәрбарчабызга бәхет, куанычлар алып килсен. Ходай берәүне дә сәламәтлектән аермасын!

Гөлия Вәлиева, хезмәт ветераны:

- Быел, ямь өстенә ямь булып, дүртенче оныгыбыз Айгөл туды. Шөкер, барыбыз да исән-саулар. Яңа елга аяк басарга да санаулы көннәр генә калып килә. Гомер дигәнең, яңасын көтә-көтә, үтә дә китә икән. Инде яңа еллар хәвеф-хәтәрсез үтсен. Гаиләләр бәхетле булсын. Бар кешегә дә сәламәтлек, рухи ныклык, күңел көрлеге телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев