Узып баручы ел район ветераннары өчен әһәмиятле вакыйгаларга, истәлекле мизгелләргә бай булды. Без, Елан елы да шатлык-куанычлары белән килер, дип өметләнәбез. Яңа елда да иминлек һәм татулык, муллык һәм бәрәкәт хакимлек итсен, гаиләләребездә сөенечләр күбрәк булсын. Барлык райондашларны Яңа ел бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, тормышларында уңышлар, күңел көрлеге, бәхет телибез.
Нет комментариев