САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үз эшенең фанаты

26 декабря 2012, 06:44

820

0

0

Үз  эшенең  фанаты

Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп, күңел биреп башкарган кешеләр хакында, үз эшенең фанаты, диләр. Андыйлар үзләренең тырышлыклары, сабырлыклары, зур ихтыяр көченә ия булулары белән дә башкаларга үрнәк булып торалар. Шундый күркәм сыйфатларга ия, ярдәмчеллеге, киң эрудицияле, тирән белемле булуы белән дә аерылып торган Ризедә Сабур кызы Сәфәргалина - зур ихтирамга лаеклы зат. Азалак урта мәктәбендә атаклы Курмашевта хезмәт чыныгуы узган мөгаллим менә 1989 елдан бирле Сарман аграр көллиятендә намуслы хезмәт куя. Югары категориягә ия булуы, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнүе, "РФ урта һөнәри белем бирүнең почетлы хезмәткәре" күкрәк билгесенә лаек булуы - аның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Көллияттә уңышлы эшләп килүче "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль клубының оештыручысы да, җитәкчесе дә - ул. Хезмәттәшебезнең 2 январьда - олуг юбилее.
Хөрмәтле Ризедә Сабуровна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Тормышыгыз матур, тулы һәм түгәрәк булсын. Киләчәктә дә гаиләгезнең ныклы терәге булып, тигезлектә, балалар куанычы күреп, якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Кылган гамәлләрегез - иксез-чиксез,
Алда әле бик күп эшләр бар.
Өмет өчен кодрәтегез киң,
Хыял өчен матур хисләр бар!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев