САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Араларны якынайтасың

26 декабря 2012, 06:40

719

0

0

Араларны якынайтасың

Сезнең белән безнең араларны якынайтучы хат ташучылар турында юкка гына җырлар чыгарылмагандыр инде ул. Елның фасылына, көнлек һава торышына карамастан, иңнәренә авыр сумкаларын асып, өйдән-өйгә алар йөри, шатлык тарата. Билгеле, хәзер без хат, открыткаларны сирәк язабыз. Шулай да аның газета-журналлары әз түгел. Сарманның Сельхозтехника, Куйбышев, Ленин һәм Газинур урамнарына хезмәт күрсәтүче хат ташучы Сәхбиева Нәҗибә Рифхәт кызы үзенең төгәллеге, тырышлыгы белән танылган. 1987 нче елдан шушы хезмәттә булып, лаеклы ялга чыккан иде инде ул. Почта элемтәсе үзәгендә кадрлар белән кытлык тугач, аңа, яңадан эшкә чыгуын сорап мөрәҗәгать иттеләр. Тынгысыз, башкалар хәленә керә белүче кеше буларак, ул каршы килә алмады. «Ул кире килгәч, сөендек, - диләр бүлекчә хезмәткәрләре. - Эшен җиренә җиткереп башкара, газета-журналларга бик күп яздыра. Аның участогында газета укымаган кеше юк». Мөслим районының Михайловка авылында туып-үсеп, язмышын Сарман белән бәйләгән Нәҗибә апа безне шулай куандырып яши. Тормыш иптәше Илгизәр абый белән ике ул үстереп, аларны башлы-күзле иттеләр. «Кулымнан килгәндә, эшлим әле», - ди ул үзе. Озак еллар бергә эшләгән Салиха, Асия, Фатыйма апаларны җылы сүзләр белән телгә ала, аларга Яңа ел котлаулары ирештерә. Без дә аны һәм хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, бетмәс бәхет телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев