САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

"Уңышларыгыз дәвамлы булсын"

21 декабря 2012, 11:24

732

0

0

"Уңышларыгыз дәвамлы  булсын"

18 нче декабрьдә Россия Федерациясе ЗАГС органнары төзелүгә 95 ел булды. Бу вакыт эчендә әлеге хезмәт күп төрле үзгәрешләр кичерде.

1956 нчы елда алар, Эчке эшләр министрлыгы карамагыннан алынып, эшче-хезмәткәрләр депутатларының җирле советларына тапшырылды. Бүгенге көндә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве вәкаләтләренең эшчәнлегенә күзәтчелек эшен РФ Юстиция министрлыгы башкара.
Гражданлык хәле актларын теркәү органнарында туу, үлем-китем, никах, аталыкны билгеләү, уллыкка алу, исем алыштыру, аерылышулар теркәлә. Органнар эшчәнлегенә яңа технологияләр көннән-көн ныграк үтеп керә бара.
Районда 18 нче декабрьдә юбилей уңаеннан тантаналы җыелыш булды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова гражданлык хәле актларын теркәүдә үзләреннән зур өлеш керткән авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьларына, ЗАГС хезмәткәрләренә, бүлектә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан, бүген дә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтүче Светлана Гариповага район Башкарма комитетының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүлекнең хәзерге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишинага гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. "Шунысы куанычлы, соңгы вакытларда районда туучылар, гаилә коручылар саны артты, аерылышучылар кимеде. Моны сезнең тырыш, тынгысыз хезмәтнең нәтиҗәсе дип бәяләргә кирәктер. Сезнең бүлек - халык белән турыдан-туры эшләүче оешмаларның берсе. Күпме кешене кабул итәргә, гозерләрен вакытында үтәргә кирәк. Мин сезгә алга таба да сәламәтлек, бәхет телим. Булган уңышларыгыз дәвамлы булсын", - диде И.Сәхипова. Без дә шул теләктә калабыз.
РӘСЕМДӘ: сулдан-уңга - С.Гарипова, Г.Вәлишина, Г.Шәяхмәтова.
Лилия Мөхәммәтдинова, район Башкарма комитетының элекке белгече:
- Район Башкарма комитетында эшләү дәверендә миңа ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән аралашып торырга, аларның нинди «казанда кайнаганнарын» күрергә туры килде. Хәтта, чираттагы яллары вакытында, ул бүлектә эшләгән дә булды. Эшләренең күплеген дә, ни дәрәҗәдә җаваплы булуын да беләм. Аларга бик күп кешеләр мөрәҗәгать итә, районнан килүчеләр генә түгел, читтән үтенеч белән кайтучылар да байтак. Һәркайсының гозерен игътибар белән тыңлап, тиз арада хәл итәргә дә кирәк. Бүлектә эшләүчеләрнең, эш сәгате чыкты безнең, дип, башлаган эшләрен төгәлләмичә кайтып киткәннәрен, кемгә дә булса төксе җавап биргәннәрен, кемне дә булса кире борганнарын хәтерләмим мин. Язылышу процедураларын да бик матур уздыралар. Төгәллек, игътибарлылык, сабырлык таләп итә бу хезмәт. Безнең кызлар бу вазифаны намус белән үтиләр, мактауга лаеклар. Мин аларның һәрчак шундый булып калуларын телим.
Әсфия Хәбибуллина, озак еллар Кәүҗияк авыл Советы секретаре булып эшләгән хезмәт ветераны:
- Авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьларының эше ЗАГС бүлеге эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Без Светлана Касыймовна белән һәрчак аңлашып эшләдек. Аның янында элек белгеч булган, хәзер бүлекне җитәкләүче Гөлчәчәк Әмирҗановнаны да бик җаваплы, төгәл хезмәткәр буларак беләм. Бу эштә шундый булмый мөмкин дә түгел. ЗАГС бүлеген олы архив белән тиңләштерергә мөмкин. Югарыдан документларны тикшерергә килгән белгечләр дә бүлек эшендә төгәлсезлекләр тапмыйлар иде.
Адәм баласы, дөньяга килгәч, беренче документын шушында ала, аның соңгысы да шуннан бирелә. Әйе, кешеләрнең шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яши бу хезмәткәрләр. Язылышу тантаналарын да матур итеп оештыралар. Мәдәният йортында безгә үзләре әзерләгән сценарийлар буенча күрсәткән тантаналар да булды.
Соңгы елларда гаилә институтын ныгыту, милли гореф-гадәтләрне яңарту юнәлешендә дә эшләр алып барыла. Бергә озак еллар яшәүче парларны барлап, аларны хөрмәтләүләр үткәреп, бик кирәкле гамәл башкарыла.
Рәсимә Гарипова, мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясе әйдәп баручы белгече:
- ЗАГС хезмәткәрләре хакында нинди генә җылы сүзләр әйтсәң дә, аз булыр кебек. Соңгы вакытларда, йомышым төшеп, аларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Олы яшьтәге әниебезнең документларын барлау буенча да күп йөрелде. Фамилиясендәге бер хәрефне дөресләтү өчен суд утырышына да барылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина анда да әниебезне җитәкләп диярлек үзе йөртте. Без аңа рәхмәт укып туя алмадык. Гомумән, биредә үз эшләренең чын осталары, кеше белән эшли белә торганнар хезмәт куя. Көненә нинди генә гозерләр белән килмиләр. Барысын да игътибар белән тыңлый беләләр, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Ике кызыбызның никахын теркәү тантанасын да Гөлчәчәк үткәрде. Ягымлы карашы, тәмле теле, матур сөйләме белән әсир итте. Ә бит гаиләләрнең ныклыгында аларның да өлеше зур. Мин ЗАГС хезмәткәрләренә авыр, әмма мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык телим.
Вәсилә апа Әхмәдиева, озак еллар халык сәламәтлеге сагында эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны:
- ЗАГСтагы эшнең тыгызлыгын, берничә минутка кереп чыкканда гына, аңлап та бетермәскә мөмкин. Миңа бер документ буенча өч көн алар янәшәсендә булырга туры килде. Ул - кеше иң күп йөри һәм телефон өзмәс шылтырый торган оешмаларның берсе икән. Кемнеңдер якыны үлгән, кемгәдер туу турында таныклык кирәк, кемдер пенсиягә чыга, документларын дөресләтә һәм башкалар - сорауларның, үтенеч-гозерләрнең иге-чиге юк. Барысына аңлатырга, тиешле документларны дөрес итеп тутырып җибәрергә кирәк. Эшләре никадәр генә тыгыз булса да, ЗАГС хезмәткәрләре Гөлчәчәк Вәлишина да, Гөлназ Шәяхмәтова да һәркемгә игътибарлы, ачык йөзле. Алар янына тыныч күңел белән киләсең һәм тыныч күңел белән кайтып китәсең. Инде алга таба да шулай булып калсыннар, кешеләргә күрсәткән игелекләре үзләренә кайтсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев