САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хөрмәте арта бара

05 декабря 2012, 07:00

704

0

0

Хөрмәте  арта  бара

Тормыш тәгәрмәче тәгәри дә тәгәри: кышны - яз, язны - җәй, җәйләрне көзләр алмаштыра. Уйланырга да вакыт җитми кайчак, гомер бик тиз үтә. Аның да «Мир» колхозына агроном булып кайткан яшь егет чагы әле генә кебек иде, ә инде 7 нче декабрьдә 60 яшен тутыра.
Намуслы хезмәт юлы узып, районның хөрмәтле, ихтирамлы кешеләренең берсе булып килә Гайсин Габбас Мөхтәр улы үзенең юбилеена. Мине аның беренче чиратта сөендергән сыйфаты - эшенә карашы. Хезмәт кенәгәсенә күз салсаң, Габбасның «Татарстан» колхозында баш агроном, районның саклык банкы мөдире, «Искра» колхозы партия оешмасы секретаре, авыл хуҗалыгы идарәсендә баш экономист, салым инспекциясе җитәкчесе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары булып эшләгәнлеге күренә. Барысы да - җаваплы, тынгысыз хезмәтләр. Ләкин һәр эшкә зур теләк белән тотына, тәмен белеп, аны яратып башкара ул. Тормышта ир-егеткә үз-үзен тикшереп карар өчен сынаулары да, мөмкинлекләре дә җитәрлек. Бу сынауларны Габбас лаеклы уза. Оста оештыручы, таләпчән, нинди эшкә алынса да, авырлыкларны җиңә торган кеше булуын искә алып, 2003 нче елда яңа оешкан идарәче компаниянең директоры «дилбегәсен» Габбас Мөхтәр улына тапшыралар. Тырышлыгы, кешеләр белән уртак тел таба белүе, тынгысызлыгы белән монда да барлык киртәләрне узып, уңышлы эшли ул. Хезмәтенә күрә хөрмәте, диләр. Күпсанлы мактау кәгазьләре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе, халык саны алуда актив эшчәнлеге өчен һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан медальләргә ия булуы - шулай хөрмәтләнүенең дәлилләре булып торалар.
Сөендергән икенче сыйфаты - Габбасның туганнарына мөнәсәбәте. Ишле гаиләдә үскәнгәдер, ул барлык туганнары өчен өзелеп тора. Кирәк чакта, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, акыллы киңәшләрен бирә. Алар туган нигездә еш кына бергә җыелалар. Дус, туган җанлыклы гаиләгә күршеләре дә соклана. Габбасның бу сыйфатлары балаларына да күчкән: бер булып, бердәм булып яшиләр. Үз гаиләсендә тормышның кырыс җилләреннән саклап яшәүче ата, ышанычлы ир, яраткан бабай ул. Тормыш иптәше Мария Николай кызы белән ныклы гаилә кордылар. Балаларына дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Ике уллары һәм кызлары югары белем алдылар. Хәзер инде үз гаиләләре белән яшиләр. Олы уллары Рамил - программист, өч бала атасы; Радик идарәче компаниядә эшли, ике бала үстерәләр; Лилия дә күптән түгел әни булды.
Әллә каян матур булып, балкып тора Гайсиннарның йортлары. Капканы ачып керүгә, үзеңне сихри әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең: бакчаның матурлыгына, зәвыклылыгына сокланып туймаслык. Туган йорт балалар, оныкларның шат тавышларыннан гөрләп тора.
Мин шундый туганым булу белән бик горурланам. Аны юбилее белән котлап, алдагы тормышында да сәламәтлек, гаилә, балалар бәхете, бәрәкәтле тормыш телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев