САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Әниемә чәчәк бәйләме!”

30 ноября 2012, 05:36

851

0

0

“Әниемә чәчәк бәйләме!”

28 нче ноябрьдә мәркәзебез Казанда иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләребезгә багышлап, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелгән кичә әнә шулай дип аталган иде.
Залда - республикабыз районнарыннан килгән 519 ана, ә сәхнәдән танылган шәхесләр, җырчылар, биючеләр берсеннән-берсе матур чыгышлары белән, аналарга багышлап, ихлас теләкләрен җиткерәләр. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың президент һәм Дәүләт Советы җитәкчелеге исеменнән котлавы, залда утыручыларның барчасына чәчәк бәйләмнәре тапшырылуы бу күркәмлеккә тагын да ямь өстәде. Залга хризантема һәм роза чәчәкләре исе таралды. Шау чәчәккә күмелеп утыручылар - үзләренең эш-гамәлләре, тормыш-көнкүрешләре белән үрнәк булган, сәләтле балалар тәр-бияләүче әниләр.
Аларның берничәсенең гаиләсе, эшләгән эшләре, балалары, оныклары хакында кыскача фильмнар күрсәтелде, аларга багышлап, сәнгать осталары чыгыш ясады. Минемчә, аерым шәхесләргә багышлансалар да, бу фильмнар гомумиләштергән үрнәк Ана образын чагылдырдылар. Барысын да сүзләр белән генә әйтеп тә бетерерлек түгел. Кичә барышында, күзләргә яшьләр килеп, күңелләр тулган мизгелләр аз булмады.
Ана даны! Нинди зур мәгънәгә ия бу сүзләр. Шундый олы исемгә лаек булучы - "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнүчеләр сафын быел тулыландыручылар арасында безнең районнан Нуриева Мәймүнә апа да (рәсемдә уңнан икенче) бар. Горурланып, сөенеп, уйланып утырдым мин бу кичәдә. Әйе, чыннан да, хатын-кыз, ана эшендә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның тормыштагы иң зур казанышы - бала үстерү.
Бәйрәм бер сулышта үтеп тә китте. Без - залда тамаша кылып утыручылар илаһилык, матурлык, тынычлык хакимлек иткән әкияти бер дөньяда кебек хис иттек үзебезне. Күңелдәге хисләр ташкыны тиз генә басылырлык түгел иде. Алган тәэсирләр белән юл буе уртаклашып кайттык. Ел саен аналарны олылап үткәрелүче бәйрәмнең бу елгы вәкилләре исеменнән район җитәкчелегенә, безне алып барып кайткан шофер Фирдәвес абыйга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев