САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеегыз белән, Нәфис Абдулкасыймович!

23 ноября 2012, 04:59

800

0

0

Юбилеегыз белән, Нәфис Абдулкасыймович!

Хөрмәтле Нәфис Абдулкасыймович!
Сез районга җитәкче вазифаларда зур эш тәҗрибәсе туплап килдегез. Сезнең унөч елдан артык җитәкләү дәверендә районның социаль-икътисади йөзе уңай якка нык үзгәрде. Халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелде: җан башына туры килә торган керем, хезмәт хаклары артты. Районны төзекләндерү, агропромышленность комплексын, төзелеш эшләрен җәелдерү һәрчак игътибар үзәгендә тора. Узган елда 4548 квадрат метр торак файдалануга тапшырылып, төзелеш планы 101 процентка үтәлде. Быел ул 7000 квадрат метр кабул ителеп, эшләр 5685 квадрат метр күләмдә башкарылды. Яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы буенча 34 шәхси йорт сафка бастырылды. Федераль максатчан программа нигезендә 28 яшь гаилә торак шартларын яхшырттылар. Социаль ипотека программасы буенча Җәлил поселогында - 30 һәм 90, Сарманда 42 фатирлы йортлар төзелде, 33 фатирлысының төзелеше тәмамланып килә. 315 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшырттылар. Сез эшләгән дәвердә Җәлил поселогында 660 укучыга исәпләнгән мәктәп-гимназия, Боз сарае, спорт комплексы, бассейн, Сарманда сәнгать мәктәбе, чаңгы базасы, «Олимп» мәдәни-күңел ачу үзәге, район үзәк шифаханәсе поликлиникасы, прокуратура һәм финанс органнары биналары, үзәк мәчет, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә янкорма төзелеп, файдалануга тапшырылуы да - Сезнең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Горурланып сөйләрлек эшләребез бихисап. Быел Өчөйле Саклау һәм Азалак авылларында - фельдшер-акушерлык пунктлары, Каташ Каранда мәдәният йорты төзелде. «Сарман» кинотеатрында, авыл клубларында ремонт, Сарманны әйләнеп уза торган автомобиль юлы, Сарманда ябык бассейн төзелеше дәвам итә.
Күпкатлы йортларда капиталь ремонт программасын тормышка ашыру барышында 112 йорт ремонтланды; инженерлык инфраструктурасын камилләштерү дәвам итә, коммуналь челтәр реконструкцияләнә. Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору программасы нигезендә торак фонд белән идарә итү оешмасы төзелде, торак милекчеләре ширкәтләре булдырылды. Нәтиҗәдә, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты күтәрелде, йортларга хезмәт күрсәтүгә тотылучы чыгымнар ачык күрсәтелә башлады. Район үзәгендәге 56 күпкатлы йортта ике контурлы газ казаннары урнаштырылып, алар шәхси ягып җылытуга күчерелде.
2004 нче елдан башлап «Агрокөч төркеме» һәм «Чаллы икмәге» инвестиция программалары уңышлы тормышка ашырыла. Бу чорда хезмәтне оештыру технологиясе үзгәрде; терлекчелек тораклары реконструкцияләнде, югары технологияле сөт комплекслары булдырылды; авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартылды.
Быел район 140 мең тоннадан артык ашлык җыеп алып, аның тулаем җыемы буенча республикада икенче урынга чыкты. Элеваторларга 110 мең тоннадан артык икмәк озатып, беренче урынны алды. Шикәр чөгендере уңышы буенча район республикада дүртенче күрсәткечкә иреште.
Районда 39 крестьян-фермер хуҗалыклары бар, 13 гаилә фермасы эшли, 18е - төзелеш стадиясендә. Авылдагы һәр бишенче гаилә өстенлекле кредитлардан файдаланды. Быел 489 гаилә 107 миллион сумлык шундый кредитлар алды. Кече эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтелеп тора. Районда эшләүче барлык халыкның 23 проценты эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Районда ресурс һәм энергия саклаучы технологияләр кертү, муниципаль заказ системасын үзгәртеп кору һәм финанс-бюджет өлкәсендәге проблемаларны хәл итүнең башка юлларын табу районның икътисади тотрыклылыгына ирешү мөмкинлеге бирде.
Нәфис Абдулкасыймович! Сезне юбилеегыз белән котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле, имин тормыш, районыбыз белән җитәкчелек итүдә яңа уңышлар телибез.

Муниципаль район Советының депутатлар корпусы.

Агач - яфраклары, кеше кылган гамәлләре белән матур.

Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда, янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән?
27 ноябрьдә - шундый шәхесләребезнең берсе - «Бердәм Россия» партиясенең Сарман җирле бүлеге Политсоветы секретаре, муниципаль район башлыгы Закиров Нәфис Абдулкасыймовичның 55 яшьлек юбилее.
Зур тәҗрибә туплаган, тирән белемле, оештыру һәм җитәкчелек осталыгына ия булган хөрмәтле Нәфис Абдулкасыймович, Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Бүгенге бәйрәмегез Сезгә тик куанычлар гына китерсен. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршылагыз.
Җаваплы эшегездә тагын да зуррак уңышлар, алга таба да кулга-кул тотынышып, «Бердәм Россия» партиясенең ролен күтәрүдә актив хезмәт куярга язсын!
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлеге башкарма комитеты.



Хөрмәтле Нәфис Абдулкасыймович! Юбилеегыз уңаеннан күңел түребездән чыккан иң җылы теләкләребезне кабул итегез. Сез югары оештыру һәм идарә итү осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз, бетмәс энергиягез, эшегезне яратуыгыз,халык турында кайгыртуыгыз белән өлкән буын кешеләре арасында зур хөрмәт һәм ышаныч казандыгыз. Без Сезне эш һәм тормыш тәҗрибәгез, уйлап эш итүегез, өлкәннәргә игътибарлы һәм игелекле карашта булганыгыз өчен хөрмәт итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле, имин тормыш телибез.
Хөрмәт белән, Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе, район ветераннар советы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X