САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әниләребез бәйрәме

23 ноября 2012, 04:57

771

0

0

Әниләребез бәйрәме

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Аналар көнен билгеләп үтәбез. Бу - безгә тормыш биргән, җил-давылдан саклап, тәрбияләп үстергән олы йөрәкле, иң якын кешеләребез бәйрәме.
Бәйрәм уңаеннан юллаган котлау хатында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров болай ди: «Без мәрхәмәтле, баласы өчен җан атып яшәгән изге күңелле аналар алдында баш иябез. Тормышта нигә булса да ирешкәнбез, үз гаиләләребезне корып, балалар үстергәнбез икән, без моның өчен әниләр алдында бурычлы. Күңелләребез һәрчак алар яктысын тоя, иңнәребездә аларның кулларының җылысы саклана. Әниләребезгә кайгы-борчулар тудырмыйча, аларны бары куанычлы хәбәрләр белән генә сөендереп
яшәсәк иде… Газиз әниләр! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Исәнлек-саулык, бәхетле, имин тормыш телим».

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X