САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

иҗатында – тормышның үзе

21 ноября 2012, 05:22

801

0

0

иҗатында – тормышның үзе

Шигърият тумыштан ук һәркемнең күңеленә салынган була, аны югалтмас өчен җирлек кенә кирәк, диләр. Гомеренең кайсыдыр бер чорында шигырь язып карамаган кеше юктыр да арабызда.
Әйе, бар шигырь язучы да Тукай яки Пушкин кебек була алмый. Тик күңелеңдә йөрткәннәрең дүртьюллыклар булып чыга икән, син инде шигърият белән "авырыйсың", дигән сүз. Җәлил бистәсендә яшәп иҗат итүче Рәис Кәлимуллин да - шундыйларның берсе. "Күлмәк астына кергән чебен кебек ул шигырь язу, - ди ул, шаяртып. - Чебенне куып чыгармыйча, тынычланмыйсың бит. Башка килгән фикерне дә рифмага салмыйча, тынычланып булмый".
Әнисе Римма апа да әйтәсе килгәнен такмаклап әйтә торган булган аның. Искеминзәләбашлылар беләләрдер дә моны. Рәис матур табигатьле шушы авылда туып-үскән. Урта мәктәптән соң Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, технологик транспорт идарәсендә, шофердан алып, колонна начальнигына кадәр күтәрелгән. Читтән торып КамПИ тәмамлаган. 1991-1996 нчы елларда ул - торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсендә мастер, ЖЭУ начальнигы, 1996 нчы елдан Җәлил технологик транспорт идарәсендә - автоколонна начальнигы, 2011 нче елдан - "Инвест Групп" ҖЧҖ җитәкчесе. Билгеле булганча, әлеге җәмгыять поселоктагы күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтә. Әлеге эшкә алынуының сәбәбен ул - Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре: "Халыкка кулдан килгәнчә булышырга дип килдем", - дип аңлата.
Шигырьләрне ул мәктәптән үк яза. Тик ныклап соңгы елларда гына иҗат итә башлаган. "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе белән бәйләнеше дә - 2011 нче елдан гына. Шулай да шигырьләр җыентыгын бастырырга өлгергән. Газета укучыларга аның кайбер шигырьләре таныш инде. Рәис Әнис улының шигырьләрендә - тормыш чагылышы. Аларны язарга илһам бирерлек якыннары: тормыш иптәше - Җәлил икенче санлы мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы (географ) Рәйхан Зиннуровна, балалары һәм инде оныгы - кечкенә Рузия бар. Аның тагын бер мавыгуын әйтергә кирәк: элек транспорт идарәсендә эшләгәннән генә түгелдер бу, аңа, гомумән, техника җене кагылган. 1947 нче елгы "ГАЗ-69"ны аякка бастыруы да -шуның бер дәлиле. Өстәвенә, ул әле - гармунчы да.
Рәис Кәлимуллин белән болай таныштыруыбызның сәбәбе бар: ноябрьнең 27сендә аңа 50 яшь тула. Аны юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, бәрәкәтле тормыш һәм иҗат чишмәсенең саекмавын телибез.

Шүрәле
Тукайны мин нәни чактан
Бик яратып укыдым.
Аның кайбер шигырьләрен
Аңламыйча да тордым.
Менә аның "Шүрәле»се -
Аңлап бетереп булмый.
Төрлечә дә уйлап карыйм,
Никтер башыма сыймый.
Әти-әнисе дә аның
Булгандыр бит дөньяда.
Әүвәл гаилә ишле булган,
Ә туганнары кайда?
Нигә әле ул Шүрәле
Ялгыз йөри урманда.
Хатыны да булды микән,
Кем мөгез куйган аңа.
Метрика дәфтәрен ачкач,
Бер туганы табылды.
Карурманда яши икән
Гүзәл Шүрәле кызы.
Җыр-моңга да хирыс, диләр,
Чибәрлеккә юк чама;
Эпиляция ясаткан,
Күзләрнең явын ала.
Йөри, диләр, карурманда
Яшь ир-атларны күзләп;
Кытыкларга да ябышмый,
Күзәтә читтән ипләп.
Абыйсы күк дорфа түгел,
Сикерткәли кашларын;
Былтыр кебек егетләрнең
Әйләндерә башларын.
Беркөн Былтыр, аңышмыйча,
Кулын тыккан ярыкка;
Чөйне үзе тартып алган
Һәм эләккән... тозакка.
Бик күп көчен сарыф иткән,
Ходайга да ялынган;
Сылу кызның хәйләсеннән
Көч-хәл белән котылган.
Килбәтсез Шүрәледән сез
Карурманда курыкмагыз;
Матурлык куркыныч, диләр,
Шунысын онытмагыз.
Тукайны әле бүген дә
Бик яратып укыймын.
Су анасы бар бит әле,
Су атасын эзлимен....

Үсәсе килә
Мин әле бик кечкенә,
Тугыз кило чамасы.
Нәни кызчык булсам да,
Килә үрләр аласы,
Печәнлеккә качасы.
Беркөн шулай як-якка
Карангалап тордым да;
Әби-бабай күренми,
Баскычтан менәм - урра!
Баскычта яшел үлән,
Үрмәләп өскә менәм.
Кулны, тезне һәм бүксәне
Кем тешли болай -үлә-ә-әм!
Түзалмыйча, акырып,
Җибәрдем үзем елап;
Әби йөгереп килде,
Миннән нигәдер көлде.
"Кызым, -диде елмаеп, -
Ярамый, анда менмә.
Үскәчрәк менәрсең,
Син әле бик кечкенә".
Яшел үлән ник тешләде?
Аптырап калдым баштан.
Ә әбием анда юри
Түшәгән бит кычыткан.
Мине шулай бердәм булып
Сагалауда ни файда;
Юкса инде яшь ярымны
Билгеләп үттем майда.
"Суга кермә, чәчәк өзмә,
"Пес" итмә ыштаныңа…"
Әти-әни, әби-бабай
Бар да өйрәтеп тора.
Их, үсәсе иде тизрәк,
Әни кадәрле булып;
"Ярамый " сүзен бу җирдән
Җибәрер идем куып.
Бүген әле мин кечкенә,
Ниятләп куйдым алдан:
Үсеп җиткәч, барчагызга
Сәлам бирермен айдан.

Аңламассың
Бик тә тырышып карыймын
Аңларга олыларны.
Үзләрен әллә кем итеп
Орыша балаларны.
Беркөн яследән кайттым,
Өйгә кергәч шаккаттым;
Әнием ярата торган
Матур сервизны ваттым.
Өстәлдә берни калмады,
Бар да җыеп алынды;
Стенканың ишекләре
Бау белән мачаланды.
Компьютерга буем җитми,
Түшәмгә беркетелгән;
Лазерлы клавиатура
Каядыр яшерелгән.
Күңелем тулып елап алдым,
Күргәч мондый мәхшәрне;
Күрмәгән күк кыланалар
Күземдәге яшьләрне.
Башыма сыярлык түгел
Зурларның кыланмышы.
Телевизор пульты кайда?
Кайда радионыкы?!
Үземнең бүлмәгә кердем,
Уенчыклар күп монда.
Күңелгә хуш килгәне юк,
Бар да чыккан Кытайда.
Бала-чага түгел ич мин,
Тиздән тула бит өч яшь;
Компьютерсыз ничек үсим,
Интернетта йөрмәгәч.
Ни тырышып карасам да,
Аңламыйм олыларны.
Смартфон ал да инде,
Сөендер балаларны.

Ир бәхете
Хатын белән шат яшибез,
Бәхетле парлар булып.
Рәхмәтләр әйтеп Ходайга,
Көн саен дога кылып.
Бәхетләрен тели-тели,
Үстердек бер ул, бер кыз.
Алар инде безнең өчен
Икесе ике йолдыз.
Кызымның үз гаиләсе -
Яшәү җаен таптылар.
Инде кызым әни булды,
Бер кыз алып кайттылар.
Хатын белән сөенешеп
Туйган юк инде алай;
Ничек инде сөенмисең,
Булдык бит әби-бабай.
Мондый шатлыкларны тагын,
Аллаh бирсә, күрербез;
Вакыт җитәр, хатын белән
Туйларында йөрербез.

Ут күршем Газинурга
Кич утырып шигырь яздым
Ут күршем Газинурга.
Аздыр кебек, тиңләсәм дә,
Җирдәге кайсы нурга.
Кояш кебек балкып тора,
Араларны җылытып.
Туганнар кебек яшибез
Инде ничә ел үтеп.
Бер үк чорда өйләр салдык,
Абзар-кура тергездек;
Яшьлек җүләрлеге микән -
Өчәр эшкә йөгердек.
Заманында базарларга
Таптык чыгу җаен да.
Итен саттык, сөтен саттык,
Саттык күкәй, маен да.
Нишләсәк тә, ни күрсәк тә,
Нык булды безнең берлек.
Газинур ул гомер буе
Күп итеп тотты терлек.
Фәниләсе - аның ышыгында,
Саклый гаилә учагын;
Күңеле нечкә, кулы алтын -
Тәмле пешерә ашларын.
Ике улы, сылу кызы
Балигъ булып җиттеләр.
Кичә генә булган кебек
Тәпи юган мизгелләр.
Актанышта үскәнгәме,
Җыр-моңлы да үзләре.
Күңелләргә ак май була
"Күрше" дигән сүзләре.
Турысын гына әйтәләр,
Булышмыйлар сүз йөртеп;
Куанып дөнья көтәләр,
Маңгай тирләрен сөртеп.
Бу гаилә булды безгә
Күкләрдән иңгән бәхет;
Алар белән бергә-бергә
Авырлыкны җиңгән бит.
Кергән саен, кунак булып,
Утырабыз түрдә без.
Сез булганда, бу дөньяда
Иң бәхетле җирдә без.
Моннан соң да йөзегездән
Игелек торсын бөркеп.
Сезнең җиңнәр сызганулы,
Тормыйсыз эштән куркып.
Газинур дус, нишләсәң дә,
Һәрбер гамәлең дөрес.
Сәламәтлек, бәхет теләп:
Ут күршеңдәге Рәис.

Балыкчы булдым, ахры
Дусларым күп минем, алар
инде
Төрле-төрле һөнәр иясе.
Тыңлап торсаң, иң-иң
хикмәтлесе -
Балыкчылар икән, диясең.
Билгә кадәр җилем итекләре,
Кунычлары бөкләп куелган.
Кармак салгач, тып-тын
утыралар,
Тын алу да гүя тыелган.
Чәнти бармак хәтле балык
тотса,
Терсәк буе, - диеп мактана;
Менә мондый балык ычкынды,
- дип,
Колач җәеп, шундый уфтана.
Кызганудан йөрәк чәнчеп куя
Хәтәр балыкчының сүзеннән.
Ычкынса да балыгы
балыкчының,
Куанычы китми йөзеннән.
Ул ычкынган балык бер эләгә, -
Дип юана барыбер балыкчы.
Эләгәме инде, эләкми ул,
Бер дивана барыбер балыкчы.
Балык тоту белән
шөгыльләнмим,
Көнләшмим мин балыкчылардан;
Ә шулай да "балыкка" дип йөрү
Йокты куйды миңа шулардан.
Дуслар белән киттем су буена,
Су буйлары тулган халыкка;
Ярты Җәлил халкы кармак
тотып,
Йөри икән бит, әй, балыкка.
Берсе әйтә: «Мин, - ди, -
балыкларга
Борчак сибеп кайтып китәм, -
ди, -
Ә икенче көнне чиләк-чиләк
Балык чүпләп арып бетәм», - ди.
Кармакларны салып утырабыз,
Дөп-дөп килә йөрәк дигәне.
Күреп калдым сул як
күршемнең
Яр башына балык чөйгәнен.
Зур балыктыр, дисәм, кушбаш
икән,
Биеп алды күршем, тыпырдап.
Кармагыма балык килмәгәнгә,
Маңгай тире тама шыбырдап.
Чаж-чож килеп минем
яннарымда,
Кармак җебе телә һаваны;
Кемнәргәдер балык эләккәли,
Ә миңа юк хәтта яманы.
Вакыт үтүләрен сизмәгәнмен,
Истән чыккан кунак киләсе.
Нигә миңа балык эләкми соң,
Менә шуны килә беләсе.
Онытылды ашау-эчүләр дә,
Калкавычта гына күзләрем.
Балык тотучылар -
патшамыни! -
Бигрәк горур тота үзләрен.
Кайберләре, аңлап
хәлләремне,
Күз кысалар миңа, елмаеп.
Мин утырам һаман, эчтән генә
Сабый бала кебек моңаеп.
Берәү әнә бер килолы балык
Эләктергән минем каршыда.
"Өйрәнерсең әле", - дигән
кебек,
Көләләр күк миннән барсы да.
Балыкларга борчак сибә торган
Теге кеше торды берчакны.
"Эләкмәде" диеп башын
чайкый,
Күбрәк сипкән, ахры,
борчакны.
Ул арада минем кармак
чиртте,
"Тарт- тарт! - диде кемдер, -
тизрәк!"
Каушап калдыммы соң, мине
балык
Алып китә язды өстерәп.
Һай күрсәгез: балык
чапалана,
Кайнап тора суның өсләре;
Бер чуртанны ярга чыгардым
бит,
Барысының китте исләре.
Бер килолы балык тотучының
Шакмакланды кысык күзләре.
Кем сөенеп, кем көнләшеп
миңа
Яудырдылар мактау сүзләре.
Кайтып киттем чуртанымны
сөйрәп,
Үзе симез, озын, гәүдәле.
Ә күзләре - ышанмассыз
миңа -
Ә күзләре - йодрык кадәрле!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев