САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Шушы кырлар, шушы басуларда...

02 ноября 2012, 04:45

735

0

0

Шушы кырлар, шушы басуларда...

Туып-үскән җире булмаса да, Сарманны үз итә, ярата ул. Аның күп гомере биредә үткән, балалар шушында үсеп, канат ныгыткан. Яраткан эше, хезмәттәшләре, дуслары биредә.
Аны инде шактый еллар белсәм дә, Әлки якларында туып-үскәндер дип, һич уйламый идем. Ул үзен шушы як, шушы туфрак кешесе кебек тота. "Сельхозхимия" берләшмәсенең эшчәнлеге турында материал әзерләргә баргач, оешманың ул чактагы җитәкчесе Марс Касыйм улы Билалов, җир эшләре турында менә шушы кешедән дә әйбәт белүче юк, дип, үзенең урынбасары - баш агроном Салих Хафиз улы Шакиров белән таныштырган иде. Оешманың эше турында информацияләрне дә күп вакыт аннан сорап ала идек. Аннан соң ул орлыкчылык инспекциясендә эшләде. Һәм менә инде җиде ел "Нөркәй" агрофирмасының баш агрономы "йөген" тарта.
Сабантуйга кунакка кайткач, хатынының туганнары, монда да эш бар бит диюгә, Сарманга кайтырга була яшь гаилә. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Юхмачы "ПМК-5 - Мелиорация" оешмасында инженер-мелиоратор булып эшләгән чагы була бу аның. Ә мондагы эш дигәннәре авыл хуҗалыгы идарәсендә агрохимик вазифасы була. Ул чактагы баш агроном Роберт Александров кул астында башлый ул биредә хезмәт юлын. Бүген дә язмышына, ул кеше белән очраштырганына, рәхмәт укый. "Чын интеллигент иде укытучым", - ди аның турында. Әйе, аны укытучысы дип атый аннан эш тәҗрибәсе дә, тормыш тәҗрибәсе дә алган Салих абый. "Миңа, гомумән, яхшы җитәкчеләр генә очрады, ул яктан бәхетлемен", - дип тә өсти. Сүз дә юк, эштә үзеңне бәхетле тояр өчен, хезмәтеңне күңел биреп башкару гына җитми, аңлашып, ярдәмләшеп эшли торган хезмәттәшләр дә кирәк.
Авыл хуҗалыгы идарәсендә җиде еллап эшләгәч, "Татарстан" колхозында эшли. Шул елларда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. "Нөркәй" агрофирмасы директоры Азат Зәйнакович баш агроном итеп юкка гына аны чакырмагандыр. Тәҗрибәле, укымышлы белгеч белән эшләр "җырлап" бара. Агрофирма елның-елында бөртеклеләрдән дә, техник культуралардан да югары уңыш ала. Быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 31,2 центнер ашлык җыйдылар. Рапс гектардан 12 центнер уңыш бирде. Шикәр чөгендеренең һәр гектардан уңышы - 361, кукурузныкы 287 центнер булды. "Булган барлык базлар тулып бетте, силосны ике еллык кына түгел, артыграк та запас белән салдык", - ди баш агроном.
Башлангыч класслардагы укытучыбыз Наҗия апа, тапкырлау таблицасын төнлә уятып сорасалар да ялгышмаслык итеп ятларга тиеш сез, дия торган иде. Салих абый агрофирманың 26000 гектар сөрүлек җирләренең кайсында нинди культура ничә центнер уңыш биргәнен, кайсына нәрсә җитеп бетмәве турында төнлә уятып сорасалар, җавап бирә алмыйдыр, димим һич тә. Кайчан гына барып чыксак, нәрсә турында гына сорасак та, җавабы төгәл, ачык аның. Хәзер һәр басуның технологик картасы да компьютерга кертелгән инде. Бөтен эш шунда күренеп тора. Монысын заман шулай таләп итә. Тик компьютер артында утырырга яратмый Салих абый. Аңа басу-кырлар якын. Тургайлар җыры астында җир куенына орлыклар салганда, тигез булып игеннәр шытып чыкканда, шаулашып, башаклар тулганда, кырлар комбайннар гөрелтесенә күмелгәндә... Шуларга гашыйк ул, шулардан башка тормышын күз алдына да китерми.
Гаиләсе дә матур, бөтен Салих абыйның. Бикмәт авылы кызы Тәбрия белән Казанда танышулары мәхәббәткә әверелеп, гаилә коралар. Бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Инде аларның - үз гаиләләре. Тәбрия апа - гомер буе сөт заводында хезмәт куйган белгеч. Лаборатория мөдире булып эшләгәндә, газетага хәбәр сорап, еш кына аңа мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Савымчылар конкурслары уздырылганда да алар күп көч куйдылар. Мин аны бик җаваплы, төгәл кеше буларак беләм. "Бик тату яшибез, - ди Салих абый. - Балалар да итагатьлеләр. Туганнар белән аралашып, матур гына гомер итәбез шулай". Тәбрия апаның әнисе Миңнеҗамал түти 88 яшен тутыра икән инде. Кайсы баласында булса да, урыны гел түрдә аның. Салих абый исә тугыз балалы гаиләдә үскән. Барысы да исән-саулар. Бер сеңелләре туган авылы Югары Әлморзада яши, калганнар төрле якларга таралган. Салих абый исә Сарманны үз итеп, аның басу-кырларын яратып яши.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев