САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Алда әле гомер үзе бар

24 октября 2012, 05:43

912

0

0

Алда әле гомер үзе бар

Ел фасыллары ялгышмый: айларны, елларны саный-саный, берсе артыннан берсе үтә дә үтә. Яз - туу, яфракка, чәчәккә бөреләнү, якты өметләр чоры. Җәй - көч-куәт җыю, чәчәк ату, хыялларның тормышка ашуы. Ә көз инде - өлгерү чоры, муллык, бай җимешләре белән куандыра торган вакыт. Кеше гомерләре дә - нәкъ шулай: язлары бар, җәйләре, көзләре…
Җәйләрнең үткәненә моңсуланмыйча, алда әле язлар бар, алда әле безнең гомер үзе бар, дип яшәү - эшлекле ханымнарның тормыш принцибыдыр. Бу сүзләрне язмабыз герое - тынгысыз, сабыр, тәвәккәл, кирәк чакта үҗәт тә була белүче җитәкчебез - «Чулпан» иминият компаниясенең Җәлил филиалы директоры Сабитова Әлфия Фәтхел кызы турында да һич икеләнми әйтергә була. Оештыру сәләте, эчке тоемлау, максатчанлык, һөнәри осталык, кешелеклелек - бу сыйфатлар барысы да Әлфия Фәтхелевнага хас. Шулар өстенә җитәкчебезне табигый тыйнаклык та бизи. Уңай эш шартлары булдырылган оешмада изге күңелле җитәкче кул астында эшләү - үзе зур бәхет. Эш тә карышмый, күңелләребез дә күтәренке. Чөнки гомернең күп вакыты эштә, хезмәттә уза, шуңа да бергә эшләгән хезмәттәшләр иң якын кешеләргә әйләнә. Тату коллективны туплап тоту җитәкчедән, аның тынгысыз, таләпчән, кешелекле булуыннан тора.
Әлфия Фәтхеловна һәрвакыт яңалыкка омтыла, дөрес чишелеш табып, проблемаларны хәл итә белә. Коллегаларга, ветераннарга, яшь белгечләргә игътибарлы һәм ихтирамлы. Холкы - батыр йөрәкле ир-егетнеке: күп сөйләшмәс, гайбәт сүзләрдән ерак йөрер, һәммәсе дә яхшы булсын дип, заманыбызның күпчелек хатын-кызлары кебек, төп авырлыкны, җитәкчелекне үз җилкәсенә алган.
2002нче елның 20нче июнендә «Чулпан» иминият компаниясенең Җәлил бүлегенә нигез салына. Иң беренче көннәрдән үк Әлфия Фәтхеловна - башлап йөрүче җитәкче. Конкурентлык көчле булуга карамастан, компанияләр арасында Җәлил филиалы алдынгы урында тора. Юридик һәм физик затлар белән килешүләр төзү әйбәт бара, халык белән һәр мәсьәләдә уртак тел табыла.
Әлфия Фәтхеловна белеме буенча - инженер. 1957нче елның 26нчы октябрендә Әлмәт районының Бишмунча авылында туып, мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан төзүчеләр институтына укырга керә. Булачак тормыш иптәше Рәфыйкъ Рәшит улы белән шунда укыганда таныша. Кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бәхет - гомер юлдашын дөрес сайлый белүдә. Рәфыйкъ Рәшитович та Әлфия Фәтхеловнаны сайлап, ялгышмый. Бәхетле гаиләдә ике малай дөньяга килә. Бүген инде аларның - үз гаиләләре, Әлфия ханымны сөендереп, янында оныклар - Камилә һәм Сөембикә бар.
Аларның гаиләсе турында, бик яхшы спорт гаиләсе, дияргә була. Кыш көне чаңгыда йөрергә яраталар. Әлфия ханым теннисны да үз итә, рульдә йөри. Матур-матур затлы гөлләр дә үстерә ул.
Без ашкынып, вакытны куып яшибез, баш-аягыбыз белән эшкә чумабыз, якыннарыбызга әйтәсе сүзләрне һаман, иртәгә дип, калдыра киләбез. Чөнки кешенең табигате шундый: үткәнебезне бар иткән, ашкынулы киләчәгебезгә канатлар куйган бүгенгебезне еш кына күрми калабыз. Әлфия ханым исә сөеп-сөелеп, дөньяның рәхәтен күреп, тирә-юнендәгеләргә шатлык таратырга, яхшылык өләшергә килгән бу җиргә. Мул көзләрдә туса да, ап-ак кышларны да, ямь-яшел җәйләрне дә, энҗе чәчәкле, тымызык кичле язларны да ярата ул.
Хөрмәтле Әлфия Фәтхеловна, Сезне ихлас күңелебездән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Туасы таңнар бары тик шатлык-сөенечләр, сәламәтлек алып килсен. Гаиләгезнең, туганнарыгыз, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәгез, тормышыгыз бәхетле, куанычлы көннәрдән генә торсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев