САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтем арта бара

10 октября 2012, 05:47

854

0

0

Хөрмәтем арта бара

Җәлил җылылык челтәре предприятиесенең баш инженеры Идрисов Мәхмүт Мәсхүт улы белән без бик күптән, 1984 нче еллардан, оешмада эшли башлаган көннәрдән бирле таныш. Казаннан 18 чакрым гына ераклыкта булган Биектау районы Зур Ковал авылының бу егете танышуыбызның беренче көннәрендә үк күңелдә "булган егет икән бу" дигән тәэсир калдырган иде. Гомерләр үтеп, инде ике дистә елга иңгә-иң куеп эшләгән елларны санаучы календарьның битләре ишәйгән саен, хезмәттәшемә хөрмәтем, аның холкына соклануым, кылган гамәлләренә карата хуплавым арта гына барды минем.
Мине беренче чиратта сөендергәне - Мәхмүтнең эшенә карашыдыр. Җиренә җиткереп, тәмен белеп, яратып башкара ул аны. Югарыда әйткәнемчә, җылылык челтәре тармагында Мәхмүт Мәсхүт улы 1984 нче елдан бирле хезмәт куя. Аңынчы Әтнә техникумында зоотехник һөнәрен үзләштергән, читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егет Питрәч районында Җәлилнең ярдәмче хуҗалыгында хезмәт куя, балачактагы хыялын чынга ашыра. "Мәктәптә укыган елларда очрашуга килгән колхоз рәисе - хатын-кыз без, малайлардан: "Кем булырга хыялланасыз?" - дип сораган иде. Без дәррәү: "Космонавт, очучы, диңгезче", - дип җавап бирдек. Аның: "Сез барыгыз да җирдән ераклашкач, безнең авыл хуҗалыгында кем эшләр соң? Итне, сөтне, ипине кем җитештерер?- дип уфтанганы хәтердә. - Мөгаен, менә шул вакытта күңел түрендә авылга кирәкле һөнәр сайлау теләге тугандыр. Аннан минем әти дә, әни дә - авылга җаннары-тәннәре белән береккән, аның һәр сулышын тоеп яшәгән кешеләр иде. Иде, дим, чөнки гомере буе колхозда бригадир булган әткәй инде мәрхүм, әнкәй дә олыгайды, 82 яшь белән бара. Хезмәткә карата хөрмәт, аңа булган җаваплылык хисе миңа шулардан күчкәндер". Тормышта ир-егеткә үз-үзен тикшерер өчен төрле сынаулары да, мөмкинлекләре дә җитәрлек бит аның. Армия сафлары шундый бер тормыш мәктәбе булып тора. Һәр яңалыкны өйрәнергә омтылган, кызыксынучан Мәхмүткә солдат хезмәтендә котельныйда эшләргә туры килә. Ошый бу егеткә. Тик ул чакларда, дистәгә якын гомер узгач, үзенең гомерен менә шушы хезмәт белән бәйләячәген, тормышның мондый борылышлары булырын белеп буламыни? Хезмәт кенәгәсендәге язмалардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы тармагыннан яңа хезмәткә күчеп, башта мастер, аннан котельный начальнигы, аннан участок белән җитәкчелек итү, оешма начальнигының урынбасары, баш инженер вазыйфаларын башкарып, гомеренең тагын 28 елы узган. Эшчәнлек төре үзгәрү үз чиратында белем алуны таләп итә, шуңа күрә ул читтән торып тагын бер югары уку йортын - Казан дәүләт энергетика институтын тәмамлый. Тик җиң сызганып, Мәхмүтчә, зур теләк белән тотынганда, барлык киртәләрне дә узып, зур уңышларга ирешәсең, биек үрләр яулыйсың икән. Бу уңышлар хезмәттәшемнең мактаулы исемнәрендә, бүләкләрендә, тармакның эшчәнлегендә, халык хөрмәтендә чагыла. 2 нче чакырылыш бистә Советы депутаты, Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре ул бүген. Казанның 1000 еллыгы, ТАССРның 90 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре, күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Аның катнашы белән безнең оешмада башкарылган берничә генә эшне әйтү дә җитә: Әлмәт районындагы Бикәсаз насос станциясеннән бистәгә кадәр 11 километр озынлыгындагы полиэтилен суүткәргече үткәрелде, 10 иске ДКВР пар казаннары яңа, заманча су кайнату казаннарына алмаштырылды, су чистарту корылмаларында ике яңа рәшәткә, пресс-фильтр, яңа төр насослар, агрегатлар куюлар булды.
Икенче сөендергән нәрсә - Мәхмүтнең туганнарына булган мөнәсәбәте. Ишле гаиләдә үскән егет - бүген шул гаиләдә әти урынына калган иң өлкән абый. Үзеннән соң туган дүрт энекәшенә акыллы киңәшләрен биреп, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши, үрнәк булып тора. Аллага шөкер, туганнар бүген барысы да исән-саулар. Җае чыккан саен, бергәләшеп туган нигезгә җыелалар. Бу нигез дә бар, аның уты сүнмәгән. Кечкенә энекәшләре Рәис, йорт җиткереп, шунда яши, әниләре аның гаиләсе тәрбиясендә. Бергә җыелган вакытларда бердәм, дус, туган җанлыклы мондый гаиләгә тирә-юньдә сокланмаган кеше калмый.
Мәхмүтнең үз гаиләсенә булган мөнәсәбәте дә сокландыра. Яхшы ата, ышанычлы ир, яраткан бабай ул хәзер. Тормыш иптәше Венера Галим кызы белән ныклы гаилә кора алдылар, малайларына дөрес тәрбия бирделәр. Олы улы Марат - инде хәзер үзе гаилә башлыгы, ике кызның сөекле әтисе. Ул да Мәхмүт эзләреннән атлады, аның кебек башта авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Аннан Әлмәт нефть институтында белем алды. ПРС цехында әйдәп баручы инженер-технолог булып эшли. Ринаты да Әлмәт нефть институтын тәмамлады. Бүгенге көндә анысы да - 4 нче номерлы Җәлил нефть һәм газ чыгару цехында инженер-технолог, КФУда икенче югары белем ала. Безнең халыкның ир-егет алдына куйган максатлары үтәлгән Мәхмүтнең: ерактан үзенә тартып торган уңайлы йорт салынган, малайлар үскән, утырткан агачлары да яз саен күзләрне иркәләп, яфрак яралар, җимеш бирәләр. Гаиләдә алган тәрбия эзсез югалмый шул ул. "Без, әти-әни гел колхоз эшендә булганга, дәү әни тәрбиясендә үстек. Тик атнага бер, тезелеп басып, әтигә мәктәптәге уңышларыбыз, укуыбыз турында сөйли идек. Ул күп сөйләшми, тик аның бер каравы җитте. Биргән киңәшләре, өйрәтүләре һаман да колакта яңгырый. Безнең туйда әйткән теләген, әти урынына калган иң өлкән абый буларак, мин хәзер улларыма, туганнан туган энекәшләргә, сеңелләргә, оныкларга кабатлыйм. Кабатлыйм да, өлкән буыннарның мәгънә белән, тормышның ямен тоеп яшәүләренә сокланам. Бары буыннар арасында шундый бәйләнеш өзелмәгәндә генә, безнең тормыш мәгънәле, яшәешебез дәвамлы булачак", - ди Мәхмүт.
Бабаларының киңәшен тотып, әнисен чиксез хөрмәт итеп, гаиләдә чын гаилә башлыгы була белде ул. Аның бу сыйфатлары малайларында, бу нәселнең башка ир-егетләрендә чагылмый калмас, иншалла, бер булып, бердәм булып яшәрләр, буыннар бәйләнешен саклап кына калмыйча, тагы да ныгытырлар һәм ишәйтерләр әле алар. Ни дисәң дә, мондый үрнәк күрсәтер кешеләре бар аларның. Ә мин исә шундый хезмәттәшебез, дустыбыз, киңәшчебез булганга сөенәм, горурланам һәм аны гомер бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу елның 9 нчы октябренда аңа 60 яшь тулды. Хезмәттәшемә теләкләрнең иң җылысын телисем килә. Туар таңнар аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы алып килсен. Мәхмүт белән Венера куйган хезмәтләренең куанычын күреп, якыннары янәшәсендә, тигезлектә яшәсеннәр иде. Бу теләкләремә хезмәттәшләрем дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев