САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәйрәмең белән, укытучым

10 октября 2012, 05:28

989

0

0

Бәйрәмең белән, укытучым

Сез - камиллек үрнәге

Укытучы. Әни. Янәшә куярдай сүзләр. Әни кеше баласына беркайчан да начарлык теләми, ялгышлардан сакларга тырыша. Укытучы да шулай - үз укучысының тормышта югалып калмавын, һәрвакыт алга баруын тели.
Мәктәп бусагасын атлап кергән беренче көненнән алып, соңгы кыңгырау чыңлаганга кадәр бала янәшәсендә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, дөньяга карашын формалаштыра.
Минемчә, укытучы тирән белемле генә түгел, ә сабыр, ярдәмчел дә булырга тиеш. Чөнки баланың укуга мөнәсәбәте еш кына аның укытучыга булган ихтирамына бәйле. Ихласлылык, баланы карашыннан аңлап алу укытучының халәтеннән килергә тиеш. Дәресне төшендерү, кагыйдәләр өйрәтү - бер хәл, бала күңеленә яхшылык орлыклары салу күпкә катлаулырак. Дәрестә өйрәнгән материаллар онытылырга, формулалар истән чыгарга мөмкин, ә укытучы сеңдергән тормыш сабагы беркайчан да онытылмый. Еллар үтеп тә, мөгаллимнең киңәшләре колакта чыңлый икән, бу һөнәр иясе чын укытучы исеменә лаек, дигән сүз. Иске Кәшер урта мәктәбе коллективында шундый укытучылар эшли. Безнең иң матур истәлекләребез балачак чоры белән бәйле. Шул истәлекләр арасында Сез иң зур урынны алып торасыз, кадерле укытучыларыбыз. Безгә төпле белем, тәрбия биреп, олы юлга чыгардыгыз. Сыйныф җитәкчебез Курмашева Дамира апага аеруча рәхмәтемне җиткерәсем килә. Дамира Дамировна, авыр чакта ярдәм кулы сузучы булдыгыз, шатлыкларыбызга, уңышларыбызга бездән дә артыграк куандыгыз Сез. Сезне, барлык коллективны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Барсы өчен дә рәхмәт Сезгә.
Гөлшат Нариманова,
Алабуга дәүләт педагогия институты студенты.
Укытучы - хезмәт иясе
Укытучылар көне аларга карата булган ихтирам хисләрен, аларның тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек тудыра.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Ирексездән, Фәнис Яруллинның әлеге шигырь юллары искә килеп төшә. Әйе, нәкъ менә шушындый сыйфатларга ия булырга тиеш тә укытучы. Ул - иң гүзәл, иң изге һәм иң мөкатдәс кеше. Алар һәрвакыт тормыш дәрьясында кайный, мең төрле сорауларга җавап таба, безне белем дөньясына алып кереп китә һәм олы тормыш юлына аяк басарга әзерли. Әлбәттә, укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр балага карата җылы мөнәсәбәт, ихтыяр көче сорый. Укытучыларга багышлап меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар язылган. Һәм, дөрестән дә, балаларның, халыкның киләчәге - укытучы кулында, аның тугры йөрәгендә.
Мәктәптә укыган вакытта укытучыларның безнең өчен никадәр тырышуларына, белем бирергә омтылуларына төшенмисең икән ул. Кирәк чакта сабыр, таләпчән, түземле дә була белгән бу кешеләрне, мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәч кенә, аңлый башлыйсың. Инде мәктәптәге дәресләр дә артта калган, андагы классташлар, укытучылар да янәшәдә түгел. Шуңа да карамастан, укытучылар белән бәйләнешебез өзелмәде, алар безнең якын дусларыбызга әйләнде. Җае чыккан саен, мәктәпкә килеп, алар белән сөйләшергә, анда үткәргән мизгелләрне искә төшерергә тырышабыз. Алар безне үз балаларыдай якын күреп, елмаеп, каршы алалар, изге теләкләр теләп, озатып калалар.
"Сез кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландыгызмы? Сезнеңчә, укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Нинди кеше, гомумән, укытучы була алмас иде? Бу һөнәрне сайлаган кешеләргә нинди теләкләрегез бар?" кебек сорауларны, чираттагы баруымда, үземнең укытучыларыма биреп карарга булдым әле.
Нурия апа (физика укытучысы): "Минем әтием укытучы иде, 5-9 нчы классларда ул мине дә укытты. Аның кебек сөйләшеп, "дәфтәр тикшереп" уйный идем. Ләкин башта врач булу теләге дә бар иде. Әтинең: "Врач булу өчен таза йөрәклелек кирәк, син бит каннан куркасың", - дигән сүзләре дә тәэсир иткәндер, укытучы һөнәрен сайладым. Мәктәптә инде 31 ел эшлим, бу юлны сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Әгәр укытучы балаларны аера икән, мондый кеше укытучы исеменә лаек түгел. Ә инде бу һөнәрне сайлаучыларга сабыр булсыннар, балаларны яратсыннар һәм укытучы - авыр хезмәт икәнен онытмасыннар, дип кенә әйтәсе кала".
Өлфәт абый (чит тел укытучысы): "Мин кечкенәдән үк укытучыларның эшенә, аларның тырышлыгына сокланып үстем, үзем дә шушы юл буенча китәргә хыяллана идем. Һәм менә минем хыялым тормышка ашты, мәктәптә инде 5 ел эшлим. Укытучы, беренче чиратта, сабыр, тырыш булырга тиеш, дип уйлыйм. Үзен-үзе "кулда тота" алмаган кеше беркайчан да укытучы була алмас иде. Укытучы һөнәрен сайлаган кешеләргә, түземле булып, балаларны яратып, эшләргә дә, эшләргә, дип әйтәсем килә".
Радис абый (директор): "Мин мәктәптә - инде 20 ел. Укытучыларның төрлесе була. Ләкин балаларны яратмаган кеше беркайчан да укытучы була алмый. Чөнки укытучы һөнәренең нигезе - укыту гына түгел, ә балаларга тәрбия бирү, аларга туры юл күрсәтә белү дә. Үз фәнен тирәнтен белгән һәм аны балаларга җиткерү сәләте булган укытучылар соклану хисе уята. Бу югары нәтиҗәләргә ирешергә булыша".
Әйе, укытучы эше зур түземлелек, сабырлык сорый. Бар көчләрен җигеп, балаларга белем бирергә омтылучы, алар өчен янып, "Кеше" булсыннар дип тырышучы, олы җанлы укытучыларга сокланмый мөмкин дә түгел.
Гүзәл Асылова,
КФУ студенты.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев